Аксубаево
  • Рус Тат
  • Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

    Әссәләму галәйкем үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһи газиз дин кардәшләрем һәм барлык ватандашларым! Мин сезнең һәрбарчагызны Аксубай районы имам-мөхтәсибе һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килгән мөселманнарның иң олы һәм күркәм булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәммәбезгә дә Аллаһу Тәгалә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ил-көнгә тынычлык биреп, изге гамәлләр кылып яшәвебезне насыйп...

    Әссәләму галәйкем үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһи газиз дин кардәшләрем һәм барлык ватандашларым!


    Мин сезнең һәрбарчагызны Аксубай районы имам-мөхтәсибе һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килгән мөселманнарның иң олы һәм күркәм булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәммәбезгә дә Аллаһу Тәгалә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ил-көнгә тынычлык биреп, изге гамәлләр кылып яшәвебезне насыйп итсә иде.

    Корбан бәйрәме - Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, барлык бәндәләрнең үзара татулашу һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаю көне. Бу бәйрәмдә барлык мөмкинлекләре булган мөселман кардәшләребез, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, аңа якынаюны өмет итеп, аның биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән үз өсләренә йөкләнгән вәҗиб гамәл - корбан чалу гамәлен үтиләр.

    Корбан бәйрәме - ислам диненең бишенче баганасы булган фарыз гамәл - Хаҗ кылу гамәленең тәмамлану көне дә. Миллионлаган хаҗилар арасында безнең Татарстаныбыздан һәм Аксубай мөхтәсибеннән ук мөселман кардәшләребезнең булуы безнең өчен зур шатлык. Аллаһы Тәгалә аларга хаҗ гамәлләрен башкарып, бәла-казасыз, исән-сау шатлык белән әйләнеп кайтуларын насыйп итсә иде.
    Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһис-сәләм әйткән: "Аллаһы Тәгалә каршында көннәрнең иң бөеге - Корбан гаетенең беренче көне". Шушы бөек көндә Аллаһы Тәгалә безгә бәйрәм намазларын укырга, корбаннарыбызны чалырга, күңелләребездә булган мәрхәмәт, куаныч-шатлыкларыбыз белән уртаклашырга насыйп итсә иде. Барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, тынычлыкта изге гамәлләр кылып яшәвебезне насыйп әйләсә иде. Амин!
    Газиз дин кардәшләрем! Бу елда Корбан гаетен Татарстан диния нәзарәте Милади исәп буенча 4 октябрь шимбә көненә билгеләде. Иртәнге намаз - 6.00 да, гает намазы - 7.15 минутта башлана. Бәйрәм намазлары укырга мәчетләргә рәхим итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: