Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кондыздан яхшылык көтәргәме?

    Ун еллар элек безнең җирлектәге сулыкларда һәм урманнарда яшәүче кондыз турында сөйләгән кеше юк иде. Әмма бүген әйтүләренчә, бу җәнлекләр аеруча күпләп үрчегән. Бу дөресме икән? Суда яшәүче кимерүчеләр - нинди һәм алар табигатькә куркыныч тудырамы? Бу хакта без Аксубай районы буенча хайваннар дөньясы объектларын һәм алар яшәгән мохитне саклау...

    Ун еллар элек безнең җирлектәге сулыкларда һәм урманнарда яшәүче кондыз турында сөйләгән кеше юк иде.

    Әмма бүген әйтүләренчә, бу җәнлекләр аеруча күпләп үрчегән. Бу дөресме икән? Суда яшәүче кимерүчеләр - нинди һәм алар табигатькә куркыныч тудырамы? Бу хакта без Аксубай районы буенча хайваннар дөньясы объектларын һәм алар яшәгән мохитне саклау бүлеге җитәкчесе Николай Крайнов белән әңгәмә корабыз.
    -Аңлатыгыз әле, зинһар, ниндиерәк җәнлек соң, кондыз?
    -Кондызны төзүчегә тиңлиләр, әмма фауна вәкилләренең берсен дә әлеге "Һөнәр"иясе дип әйтеп булмый. Һәм бу кимерүченең казналыгы берөзлексез эшләүгә бәйле. Алар чын мәгънәдә - төзүчеләр. Кондызның тышкы кыяфәте бик кызыклы. Аларны йонлач йөзүче дисәң дә була. Ә инде уникаль койрыгы белән ул суның тирәнлеген тикшерә. Кондызлар гаиләләре белән яшиләр.
    -Николай Федорович, әлеге җәнлекләрнең төп үзенчәлегенә тукталыйк әле.
    -Галимнәр раславынча, су аккан тавыш кондызларда төзү теләге уята. Алар көндез дә, төнлә дә эшли алалар. Кондызлар еллар буена эшләнгән программа буенча яңа сулык территориясен үзләштерәләр. Башта буа төзелә. Ул ерганакны тын сулыкка әверелдерә. Яшәү урыннарын киңәйтү өчен каналлар системасы булдырыла. Шулай итеп зур келәт корыла. Кондыз яшәгән урынга кеше керә алмый - аңа керү юлы су астыннан ясала. Сулыклар янында кимерелгән агач каерылары күргәнегез бардыр, мөгаен. Ул аларның туклану ризыгы булып тора. Бер җәнлек көненә 1 килограммга кадәр үзагач ашый. Кыш чыгу өчен зур күләмдә ашамлык запасы булдырырга кирәк.
    -Әйләнә-тирә мохит торышына кондызлар ничек тәэсир итәләр?
    -Монда бөтен нәрсәне табигать балансы хәл итә. Безнең район буаларында һәм сулыкларда кондызларның якынча 56 гаиләсе яши, бу исә 230 лап җәнлек. Бу күләм табигатькә зыян китерерлек түгел. Дөрес, быел республиканың кайбер районнарында кондызларның санын контрольгә алу буенча чаралар күрелгән иде.
    Елгаларда яшәп, алар уңай экологик мохит тудыруга зур өлеш кертәләр. Кондызлар яшәгән һәм ташланган ояларда башка су кошларына яшеренү өчен уңайлы. Моңардан тыш, әлеге эре кимерүче җәнлекләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, алар яшәгән сулыкларның продуктлылыгы арта. Су чистара һәм балыклар саны арта. Табигатьне тикшерүчеләр исбатлавынча, кондызлар урман хуҗалыгына әллә ни зыян китермиләр. Алар бик үк кыйммәтле булмаган агачларның, күбесенчә усакның яшь үсентеләрен аударалар. Ауган агачлар күп кенә тояклы хайваннар һәм куяннар өчен азык булып тора. Язын кимерелгән агачлар суына күбәләкләр һәм кырмыскалар җыела. Бөҗәкләр булган җирдә кошлар да яши. Шулай булгач, әйләнә-тирә мохиткә кондызлар файданы күбрәк китерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: