Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Комендант сәгате“н беркем дә гамәлдән чыгармаган

    "Яшүсмер" Бөтенроссия ведомствоара операциясе кысаларында районда профилактика юнәлешендәге чаралар үтте. Әлеге акциянең максаты - балигъ булмаган балаларның күзәтүсез калу һәм канун бозу сәбәпләрен ачыклау һәм юк итү, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү, балигъ булмаган балаларның ялын һәм мәшгульлеген тәэмин итү. "Яшүсмер - күзәтүсезлек" чарасының киң күләмле беренче этабы...

    "Яшүсмер" Бөтенроссия ведомствоара операциясе кысаларында районда профилактика юнәлешендәге чаралар үтте.

    Әлеге акциянең максаты - балигъ булмаган балаларның күзәтүсез калу һәм канун бозу сәбәпләрен ачыклау һәм юк итү, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү, балигъ булмаган балаларның ялын һәм мәшгульлеген тәэмин итү.
    "Яшүсмер - күзәтүсезлек" чарасының киң күләмле беренче этабы кысаларында эчке эшләр бүлегенең ПДН инспекторы, полиция майоры Ләйлә Раузетдинова һәм гаиләдә уңышсызлыкны һәм балигъ булмаган балалар арасында канун бозуларны профилактикалау буенча инспектор Фоат Абдуллин район мәктәпләрендә балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, мәктәп яны лагерьләрендә ял итүче балалар белән очраштылар һәм алар белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Ведомствоара профилактика төркеме яшьләрнең ял итү урыннарына, кеше күпләп җыелган урыннарга төнге рейдлар ясадылар. Рейдлар вакытында яшүсмерләр арасында берничә канун бозу очрагы да теркәлгән, алар буенча беркетмәләр төзелгән.
    - Профилактик операция нәтиҗәләре буенча ПДН утырышында 27 административ беркетмә каралды, - дип сөйли балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе, баш белгеч Марат Сафин. - Шул исәптән балаларга тиешле тәрбия бирмәүче ата-аналарга карата; шулай ук РТ КоАПның 3.11 маддәсе буенча - балалар сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян килүне кисәтү кагыйдәләрен үтәмәү һәм балигъ булмаган балаларга карата ачылган материаллар буенча.
    "Комендант сәгате" инде берничә ел дәвамында гамәлдә. Һәм һәр яшүсмер җәйге ял чорында урамда кич белән сәгать ничәгә кадәр йөрергә ярый икәнлеген белә. Ләкин кайберләре бу кагыйдәне барыбер боза. Комиссия утырышында балалары өчен ата-аналарга кызарырга туры килде. Төнлә урамда йөргән өчен бирелгән административ җәза гаиләдә тәртип урнаштырырга ярдәм итәр, дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: