Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кәҗәләргә юл ябыла

    Аксубай үзәге елдан-ел үзгәрә бара. Аллеяләр, парклар, мәйданнар ямьләнә, матурлана. Клумбалар чәчәккә күмелә, агач үсентеләре яшелләнеп утыра. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре чәчәкләр һәм агачлар утыртып, алга таба аларның язмышы турында борчылмый кала алмый. Үзәк буйлап утлап йөргән терлекләр чәчәк түтәлләрен таптый, яшь үсентеләрне кимереп, сындырып юкка чыгаралар. Узган елларда да...

    Аксубай үзәге елдан-ел үзгәрә бара.

    Аллеяләр, парклар, мәйданнар ямьләнә, матурлана. Клумбалар чәчәккә күмелә, агач үсентеләре яшелләнеп утыра.

    Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре чәчәкләр һәм агачлар утыртып, алга таба аларның язмышы турында борчылмый кала алмый. Үзәк буйлап утлап йөргән терлекләр чәчәк түтәлләрен таптый, яшь үсентеләрне кимереп, сындырып юкка чыгаралар. Узган елларда да мөгезле терлекләр яшеллеккә зур зыян китерделәр. Үзәк урамнарында иректә утлап йөргән кәҗәләр - безнең районның төп бәласы булып тора. Хуҗалары аларны нинди зыян салуларын уйлап тормыйча, урамга чыгарып җибәрәләр. Ә кәҗәләргә кая йөрсәләр дә барыбер - аландамы, чәчәк түтәле өстеннәнме, яшеллек кенә булсын.

    - Аксубай территориясендә терлекләрнең иркенләп утлап йөрүе - ул мал хуҗаларының бистәне төзекләндерү кагыйдәләрен турыдан-туры бозуы, - дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов. - Алар терлекләрне бистә советы һәм халык кисәтүенә карамастан, урамга чыгарып җибәрәләр. Әмма гамьсез хуҗаларга карата административ җәза кулланып кына аларны акылга утыртып булырдыр мөгаен. Моңа охшаш кагыйдә бозулар өчен 2,5 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Үткән ел уннарча хуҗа штраф түләде. Башкарма комитетта маллары һәрдаим район үзәге урамнарында йөргән хуҗаларның исемлеге бар. Алга таба район үзәге урамнарында йөргән терлекләр махсус урыннарга ябылачак. Бистә советы вәкилләре ассызыклаганча, малларны ишегалдында асрау күпкә яхшырак. Әмма йорт терлекләре көтүгә куылырга яки бәйдә торырга тиеш. Һич кенә дә кеше куллары белән булдырылган матурлыкны бозып, таптап йөрергә тиеш түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: