Аксубаево
  • Рус Тат
  • Күлләвектә дә батып үләргә мөмкин

    Балаларның каникуллары файдалы һәм бәла-казасыз гына үтәргә тиеш. Бу турыда район коткаручылары тагын бер кат искә төшерә. Кар тиз эри, сулыкларда урыны белән уйсулыклар барлыкка килгән инде. Ә бала-чаганың күңеле гел шул якка тарта: йә алар боз өстендә соңгы кат йөреп калырга телиләр, яисә җыелып торган суның тирәнлеген үлчәп карыйсылары...

    Балаларның каникуллары файдалы һәм бәла-казасыз гына үтәргә тиеш.

    Бу турыда район коткаручылары тагын бер кат искә төшерә. Кар тиз эри, сулыкларда урыны белән уйсулыклар барлыкка килгән инде. Ә бала-чаганың күңеле гел шул якка тарта: йә алар боз өстендә соңгы кат йөреп калырга телиләр, яисә җыелып торган суның тирәнлеген үлчәп карыйсылары килә.

    - Балаларга бу уеннарның куркыныч булуы турында һәр- даим исләренә төшереп тору артык булмас, - дип сөйли районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. - Язгы сулыклар, җыелып торган кар сулары куркыныч чыганагы булып торалар. Җылы матур көннәр баланы урамга тартып тора, шуңа алар артыннан күз-колак булып тору бер дә зыян итмәс. Каникул вакытларында балаларны үзләрен генә калдырмагыз, әби-бабайлар яки башка туганнары янәшәдә булса каникулларның имин үтүе ышанычлырак булыр. Балалар иминлеге өлкәннәр кулында булуын онытмасагыз иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: