Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кисәтү җиңелрәк, дип саный табиб

    2014 елда Аксубай районында беренче тапкыр туберкулез белән авыруның җиде һәм ике кабатлану очрагы ачыкланган. Бу турыда Аксубай район үзәк хастаханәсенең фтизиатрия кабинеты шәфкать туташы Марина Колесникова хәбәр итте. Безнең районда туберкулез белән зарарлануның 53 очрагы теркәлгән. -Халыкта туберкулез белән төрмәдә утырган һәм алкогольне күпләп кулланучы кешеләр генә авырый дигән...

    2014 елда Аксубай районында беренче тапкыр туберкулез белән авыруның җиде һәм ике кабатлану очрагы ачыкланган.

    Бу турыда Аксубай район үзәк хастаханәсенең фтизиатрия кабинеты шәфкать туташы Марина Колесникова хәбәр итте.
    Безнең районда туберкулез белән зарарлануның 53 очрагы теркәлгән.
    -Халыкта туберкулез белән төрмәдә утырган һәм алкогольне күпләп кулланучы кешеләр генә авырый дигән фикер яши, - дип билгеләп үтте ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлекнең җитәкче белгече Андрей Тимирясов. - Әмма без уңышлы тормыш алып барган, тик сәламәтлекләренә игътибар бирмәгән, медицина һәм флюорография тикшерүләре узудан баш тарткан кешеләрдә дә туберкулез авыруын ачыклыйбыз.
    -Аксубай районында халыкны флюорография тикшерүенә җәлеп итү югары дәрәҗәдә алып барыла, - диде Марина Колесникова. - Без туберкулез белән авыручылар һәм үлүчеләр санын киметүгә ирештек (2012 елда - 3,1, 2013 елда - 3,2, 2014 - 0). Шулай да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә флюорография күзәтүе үткәрү кискен кала бирә.
    -Эшчеләр сәламәтлеген кайгыртыгыз дип, агрофирма җитәкчеләренә даими мөрәҗәгать итеп торабыз, - дип ассызыклады Аксубай район үзәк хастаханәсенең профилактика бүлеге мөдире Люция Исмәгыйлова. - 2013 елда бер ферма хезмәткәрендә туберкулезның ачык формасын ачыкладык. Бер авыру уннан артык кешене зарарларга мөмкин.
    -Саклану чараларының иң яхшысы - балачактан ук вакцинация ясату, - дип ассызыклады Люция Гариф кызы. - Ә безнең районда яшәүче халыкның күпчелеге дини карашларга сылтап, прививка ясатудан баш тарталар һәм шуның белән үзләрен дә, балаларын да, әйләнә-тирәдәгеләрне дә куркыныч астына куялар.
    -Туберкулезның үпкәне генә зарарламавын һәркем дә белми әле, - диде Андрей Тимирясов. -Узган ел диспансер тикшерүе вакытында туберкулезның периферик лимфа төеннәрен һәм бронхларны да зарарлавы ачыкланды. Менә шуның өчен, тагын бер кат ассызыклап үтәм, диспансер тикшерүе узудан баш тартмаска кирәк.
    Уртак билгеләре: озакка сузылган ютәл (өч атнадан артык), канлы какырык, тән температурасының озак вакыт 37,2-37,5 градустан төшмәве, тирләү (бигрәк тә төнлә).
    Роспотребнадзор белән бергә Аксубай үзәк хастаханәсе туберкулезны профилактикалау буенча күләмле эшләр башкара. Дәвалауга караганда, кисәтү күпкә җиңелрәк, диләр табиблар. Сәламәтлеккә игътибар бирергә, флюорография тикшерүе үтәргә кирәк дип, туктаусыз кабатлыйлар (елына бер тапкыр һәм куркынычлы төркемгә керүчеләргә 2 тапкыр).
    Флюорография кабинеты һәр көнне 8.00 дән 17.00 сәгатькәчә төшке ялсыз эшли, ә шимбә көнне эш сәгате 8.00 дән 13.00 кә кадәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: