Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кирәкле очрашулар

    Аксубай бистәсе имам-мөхтәсибе, көньяк төбәге Казые Равил хәзрәт Зөфәровның килүен Яңа Дума халкы зур түземсезлек белән көтеп алды. Менә мәчет эче авыл картлары, ак яулыклы әбиләр һәм балалар белән тула барды. Яшь имам-хатыйб Фәнис хәзрәт Низамов мөхтәсибне каршы алгач, Равил хәзрәткә сүз бирде. Равил хәзрәт динебез турында, бүгенге хәлләргә карата,...

    Аксубай бистәсе имам-мөхтәсибе, көньяк төбәге Казые Равил хәзрәт Зөфәровның килүен Яңа Дума халкы зур түземсезлек белән көтеп алды.

    Менә мәчет эче авыл картлары, ак яулыклы әбиләр һәм балалар белән тула барды. Яшь имам-хатыйб Фәнис хәзрәт Низамов мөхтәсибне каршы алгач, Равил хәзрәткә сүз бирде. Равил хәзрәт динебез турында, бүгенге хәлләргә карата, алдагы планнарны аңлатып бик кирәкле вәгазь сөйләде. Галим, киң эрудицияле хәзрәтне авыл халкы күп сораулар биреп җылы кабул итте.

    Кичәнең икенче өлешендә Равил хәзрәт дин юлында озак хезмәт иткән Зәйдуллин Миннеханиф һәм Камалетдинов Минәхмәт абыйларга мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җомга намазы укыганнан соң, ул Фәнис хәзрәт тарафыннан оештырылган аш мәҗлесенә рәхим итте. Табын артында да матур фикерләр алышудан канәгать булып калдылар. Равил хәзрәт шундый очрашуларның кирәклеген әйтеп узды. Барчасы да зур рәхмәтләр әйтеп, догалар кылып, хушлаштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: