Кибетләрне тәртипкә китерергә
Атна башында Аксубай эшмәкәрләре һәм район хакимияте вәкилләре бистәне төзекләндерү юлларын тикшерделәр. Җитәкчелек сәүдә нокталары, чәчтарашларны, аларның территорияләрен төзекләндерергә, ягъни аларга керү-чыгу юлын төзергә яки ремонтларга, бордюрлар ясарга, чәчәкләр утыртырга тәкъдим итте. Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин Кисадагы кибетне мисал итеп китерде. -Кибет авылда урнашкан булса да, аның территориясен төзекләндерүгә...
Атна башында Аксубай эшмәкәрләре һәм район хакимияте вәкилләре бистәне төзекләндерү юлларын тикшерделәр.
Җитәкчелек сәүдә нокталары, чәчтарашларны, аларның территорияләрен төзекләндерергә, ягъни аларга керү-чыгу юлын төзергә яки ремонтларга, бордюрлар ясарга, чәчәкләр утыртырга тәкъдим итте. Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин Кисадагы кибетне мисал итеп китерде.
-Кибет авылда урнашкан булса да, аның территориясен төзекләндерүгә хуҗасы зур игътибар бирә,-дип әйтте Юныс Гыйләҗевич. -Ә менә район үзәгендәге сәүдә һәм хезмәт күрәстү нокталары үз территорияләрен төзекләндерүгә аеруча зур игътибар белән якын килергә тиешләр. Кибетнең алгы ягы турында уйланырга, территорияләрне чистартырга, чүплекләр куярга кирәк.
-Махсус комиссия эшнең ничек алып барылуын контрольгә алачак,-дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев.
Бүгенгесе көндә иң матур төзекләндерелгән территориягә конкурс турында положение әзерләнә. Ул Аксубайдагы кибетләр һәм чәчтарашларның иң "тәртипле" хуҗаларын билгелиячәк.
Нет комментариев