Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көчле җил бина түбәсен каерып ташлаган

    Татарстанда алдан хәбәр ителгән көчле җил безнең районны да читләтеп үтмәде. Төштән соң, дәресләр барган вакытта көчле җил район үзәгендәге 2 нче номерлы мәктәпнең спорт залы түбәсен каерып ташлаган. Каерылып төшкән түбә электр линиясенә дә зарар китергән. Вакыйга урынына шунда ук район башлыгы Камил Гилманов, коткаручылар һәм гадәттән тыш хәлләр...

    Татарстанда алдан хәбәр ителгән көчле җил безнең районны да читләтеп үтмәде.

    Төштән соң, дәресләр барган вакытта көчле җил район үзәгендәге 2 нче номерлы мәктәпнең спорт залы түбәсен каерып ташлаган. Каерылып төшкән түбә электр линиясенә дә зарар китергән.
    Вакыйга урынына шунда ук район башлыгы Камил Гилманов, коткаручылар һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе килеп җитә.
    -Җил түбәне каерып алып, спорт мәйданчыгына таба ташлаган, зыян күрүче юк, - дип хәлгә аңлатма бирде район башлыгы Камил Гилманов. - Комиссия зыян суммасын бәяләп, килеп чыккан хәлнең сәбәбен билгеләячәк.
    Мәгариф бүлеге мөдире Әминә Вәлиуллина, 2 нче мәктәптә 286 бала белем ала, укучыларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янамый, дип хәбәр итте. Бүгенге көндә дәресләр гадәти режимда алып барыла.
    Соңыннан ачыкланганча, район үзәгендә мәктәп көчле җилдән зыян күргән бердәнбер бина булмаган икән. Әлеге уңайдан районның КЧС штабы эш алып бара.
    -Көчле җилдән "Аксубай" агрофирмасының сыерлар фермасы түбәсе өлешчә зыян күргән, әмма барыннан да күбрәк җил шәхси секторга зыян салган. Нигездә Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге, Түбән Татар Майнасы авылы кешеләре - монда дистәләгән йорт, каралты-кура түбәләре, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Водострой урамында урнашкан бер йорт түбәсе зыян күргән, - дип аңлатма бирде районның беренче коткаручысы Әхтәм Насретдинов. - Көчле җил Иске Кармәт, Васильевка, Иске Татар Адәмсуы һәм Такталы авыллары халкын электр энергиясез калдырган.
    Әхтәм Насретдинов сүзләренә караганда, мондый һава торышының икенче дулкыны көтелә - уңай температура, карлы яңгыр боз белән каплануга китерергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: