Аксубаево
  • Рус Тат
  • Канун сагында

    Аксубай районы прокуратурасы бер елда кеше һәм гражданинның хокукларын, иреген яклау өлкәсендә канун бозуның 569 очрагын ачыклаган. Прокуратура хезмәткәрләре көне алдыннан, район газетасы хәбәрчесе укучыларга, 2015 елда прокуратура эшчәнлегенең кайсы юнәлешләре өстенлекле булуы һәм узган ел ведомство эше нинди эш-гамәлләр белән истәлекле булуы хакында сөйләр өчен, район прокуроры Эдуард Хираҗев...

    Аксубай районы прокуратурасы бер елда кеше һәм гражданинның хокукларын, иреген яклау өлкәсендә канун бозуның 569 очрагын ачыклаган.


    Прокуратура хезмәткәрләре көне алдыннан, район газетасы хәбәрчесе укучыларга, 2015 елда прокуратура эшчәнлегенең кайсы юнәлешләре өстенлекле булуы һәм узган ел ведомство эше нинди эш-гамәлләр белән истәлекле булуы хакында сөйләр өчен, район прокуроры Эдуард Хираҗев белән очрашты.

    Хезмәт хокукларын бозу өлкәсендә

    Әлеге өлкәдәге хокук бозуларның күпчелек өлеше эш хакы түләмәү белән бәйле. Прокуратура гомуми суммасы өч миллион сумнан артык булган 365 дәгъва белдерде.

    -Канун бозучылар арасында - нигездә Аксубай районы агрофирмалары, - дип сөйли район прокуроры Эдуард Хираҗев. - "Сөт иле Аксу" агрофирмасы җитәкчелеге административ җаваплылыкка тартылды. Җирле үзидарә органнары белән бердәм эш алып бару нәтиҗәсендә "Сөт иле Аксу" ҖЧҖнең хезмәт хакы түләү буенча бурычын шактый киметү мөмкин булды, дөрес, бүген дә ул тугыз миллион сумнан артык тәшкил итә.

    Икътисад өлкәсендә

    Федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру кысаларында төбәкләргә һәм районнарга җибәрелгән акчаның һәр тиене максатчан булырга тиеш, район дәрәҗәсендә кабул ителгән норматив актлар гамәлдәге канунга каршы килергә тиеш түгел. Чиновниклар һәм муниципаллар үзләре закон алдында чиста булырга тиеш. Бер ел дәверендә генә дә прокуратура, җирдән файдалану, бюджет үтәлешен бозу һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары хокукларын саклау өлкәсендә 200дән артык хокук бозу очрагын теркәде. Ел дәвамында бюджет средстволарыннан канунсыз файдалануның өч очрагы ачыкланган, шуларның икесен муниципаль хезмәткәрләр кылган.

    -Мюд авыл җирлеге хезмәткәре машинага ягулык салу өчен картаны муниципаль берәмлек артына оформить иткән һәм аны үзенең киявенә биргән, бу гамәл өчен ул җинаять җаваплылыгына тартыла, җирлеккә китерелгән зыян тулы күләмдә капланган, - дип шәрехләде Эдуард Хираҗев.

    Ришвәтчелеккә каршы көрәш

    Ришвәтчелеккә каршы көрәш өлкәсендә хокук бозуның 117 очрагы теркәлгән - прокуратура тарафыннан муниципаль берәмлекләр кабул иткән канунсыз норматив актлар гамәлдән чыгарылды. Барлык хокук бозулар да бетерелгән.

    Экстремизмга каршы көрәш

    Прокуратура экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш буенча эшчәнлекне күзәтә.

    -Дин тоту - ул җәмгыять терәкләренең берсе, әмма дини мәсьәлә бик четерекле, - дип саный прокурор. - Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм районның дин учреждениеләре дин тоту өлкәсендә зур эш алып баралар. Әмма илдәге хәл бу эшне көчәйтүне таләп итә. Барлык хезмәтләр һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә кирәк. Яшьләр арасында профилактика эше алып баруга аерым игътибар бирү зарур, совет чоры тәрбиясенең кайбер алымнары онытылган, шуңа да яшьләр, тәрбияләү ысулларын эзләп, кайчакта аны радикаль дин агымнарында табалар.

    Зур эшләр турында

    Аксубайда яшәүче Ф. ханымның ялган кредит оформить итүе район халкын гаҗәпләндерде. Узган елда аңа җинаять җәзасы бирелде, тик ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан булган амнистиягә эләкте. Прокуратура, амнистиядән соң да Ф. ханым кылган сигез очрак буенча җинаять эше кузгалтты. Прокурор аңа карата гадел җинаять җәзасы бирүне сорады.

    2015 елда район прокуратурасы сәламәт булмаган гражданинның хезмәт хокукларын яклады, ул үзе һәм эш бирүче арасындагы хезмәт килешүен тануны сорап мөрәҗәгать иткән булган. Шәхси затка эшләүче балачактан инвалид кеше өстенә агач ава. Эш бирүче, физик һәм мораль зыянны түләргә вәгъдә итеп, эшне зурга җибәрмәскә куша. Ә аннан соң вәгъдәсен бөтенләй оныта. Прокуратура дәгъвасы буенча район суды зыян күрүче һәм эш бирүче арасындагы мөнәсәбәтне хезмәт килешүе дип тапты. Әмма җавап тотучыны яклаучы, район суды позициясе белән килешмичә, эшне Югары судка җибәрә. Татарстанның югары суд органы район суды карарын хуплап кына калмыйча, бу хәлне производствода булган бәхетсезлек очрагы дип тапты. Хәзер исә җавап тотучы, "гражданин буларак җавап тотучы" статусыннан, "җинаять эше буенча җавап тотучы" статусына күчәргә мөмкин. Бу эш тикшерү комитетына җибәрелгән.

    Җинаятьчелек турында

    Күпчелек очракта җинаять исерек һәм элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылына. Прокурор фикеренчә, бу юнәлештә хокук саклау органнары тиешле эш алып бармыйлар. Саклану характерындагы җинаятьләрне ачыклау һәм ачуга зур игътибар бирергә кирәк.

    Коллектив турында

    Районда прокурор күзәтчелеген өч хезмәткәр алып бара - 2015 елның мартында әлеге вазыйфага билгеләнгән район прокуроры Эдуард Хираҗев, аның урынбасары Лариса Горожанкина, прокурорның өлкән ярдәмчесе Ленар Яфизов. Монда оператив һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре, гаризалары буенча закон нормаларына нигезләнгән карарлар гына кабул ителә.

    Лариса Горожанкина гомуми күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра. Район прокуроры сүзләренә караганда, ул тәҗрибәле хезмәткәр, һәр мәсьәләгә юрист буларак кына түгел, ә инде тормыш тәҗрибәсе булган кеше буларак та якын килә. Моңа өстәп, Лариса ике баласының яраткан әнисе дә.

    Ленар Яфизов - үзен чын профессиональ итеп күрсәткән перспективалы яшь белгеч. Ул хезмәт законын үтәү, инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләрен күзәтә. Хезмәттәшләре аның карьера баскычыннан югары күтәрелүен юрыйлар.

    Өлкән белгеч, тәҗрибәле эш алып баручы Татьяна Сабирова прокуратурада озак еллар буена эшли. Коллективта нәкъ менә ул уңай мохит тудыра, дип сөйлиләр аның турында.

    Валерий Харитонов һәм Татьяна Буинская бинаны һәм аның территориясен төзекләндерүгә һәм тәртиптә тотуга зур тырышлык куялар.

    - Моңа кадәр эшләгән Илдус Хәйруллин, үз алдына бурычлар куеп, аларны уңышлы хәл итәргә өйрәнгән бердәм, грамоталы коллектив туплап калдырган. Моның өчен аңа рәхмәтем чиксез, - дип сөйли Эдуард Хираҗев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: