Аксубаево
  • Рус Тат
  • Каникуллар, яллар, мавыгулар

    Яңа ел бәйрәмнәре-ял итү өчен менә дигән сәбәп. Тик аларны өстәл артында һәм телевизор карап кына үткәрергә кирәкми. Җитмәсә, район үзәгендә бу көннәрдә бихисап чаралар үткәрелә. 30 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Мәдәният йортында бистә халкы өчен чыршы бәйрәме үткәрелә. 31 декабрьдә бистәнең үзәк мәйданында бәйрәм тамашасы башлана, аның программасында-район җитәкчелегенең котлавы,...

    Яңа ел бәйрәмнәре-ял итү өчен менә дигән сәбәп. Тик аларны өстәл артында һәм телевизор карап кына үткәрергә кирәкми.


    Җитмәсә, район үзәгендә бу көннәрдә бихисап чаралар үткәрелә. 30 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Мәдәният йортында бистә халкы өчен чыршы бәйрәме үткәрелә. 31 декабрьдә бистәнең үзәк мәйданында бәйрәм тамашасы башлана, аның программасында-район җитәкчелегенең котлавы, яңа елга иң яхшы хәзерләнгән коллективларны бүләкләү, бәйрәм салюты була. 1-9 гыйнварга кадәр район Мәдәният йортында яшьләр өчен дискотека оештырыла. 3-7 гыйнвар көннәрендә балаларга бушлай мультфильмнар күрсәтелә, уеннар оештырыла. 8 гыйнварда Мәдәният бүлегенең төп сәхнәсендә Раштуа бәйрәмнәренә багышланган концерт булачак, 9 гыйнварда 12.00 сәгатьтә район хатын-кызлары союзы, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар фикере» бәйгесе оештыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: