Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җитәкчеләр дә, сабыйлар да агач утыртты

    Шимбә көнне Татарстан Республикасында "Урман утырту көне" традицион табигатьне саклау акциясе үтте. Аксубай районында акция Җиңү көненә кадәр Федоровка интернат-йортта аллеягә нигез салудан старт алды. Монда Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтү алдыннан утыз төп зәңгәр чыршы һәм пирамидаль тирәк үсентеләре утыртып, Җиңү аллеясенә нигез салдылар....

    Шимбә көнне Татарстан Республикасында "Урман утырту көне" традицион табигатьне саклау акциясе үтте.

    Аксубай районында акция Җиңү көненә кадәр Федоровка интернат-йортта аллеягә нигез салудан старт алды. Монда Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтү алдыннан утыз төп зәңгәр чыршы һәм пирамидаль тирәк үсентеләре утыртып, Җиңү аллеясенә нигез салдылар. Агач утыртуда, интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр белән бергә, район башлыгы Камил Гилманов һәм Дәүләт Думасы депутаты Шамил Яһүдин дә катнашты.

    Акция эш атнасының соңгы көненә кадәр дәвам итте. "Хыял" балалар приюты хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүче балалар үз территорияләрендә чыршылар утырттылар. Көннең яңгырлы һәм җилле булуына карамастан, бу балалар өчен зур вакыйгага әверелде, чөнки алар белән бергә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Советы депутаты Петр Волков та агач утыртуда катнашты. Эш барышында ул балаларга үсентеләрне ничек итеп дөрес тәрбияләү серләрен дә аңлатып үтте.

    "Шәфкатьлелек" социаль комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә үз территорияләрен яшелләндерү мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыктылар. Акциядә, ял итүчеләрне дә, үзәк хезмәткәрләрен дә кертеп, 60 тан артык кеше катнашты. Алар белән бергә күзәтчелек советы әгъзасы Марс Гыймадиев та агач утыртуга үз өлешен кертте. Алар бина алдында һәм артында өрәңге, пирамидаль тирәк һәм миләш агачлары утырттылар.

    Шимбә көнне табигатьне саклау акциясендә районның беренче җитәкчеләре һәм төп яшелләндерү хезмәткәрләре - "Аксубай урман хуҗалыгы" ГБУ, предприятиеләр, оешмалар, җәмәгатьчелек һәм мәктәп укучылары катнашты.

    Иртәдән үк "Ташлы чокыр" чишмәсе территориясендә дә агач утыртучылар пәйда булды. Аны яшелләндерүне урманчылар һәм район җитәкчелеге үз өстенә алды. Чишмә территориясен тагын ун төп чыршы һәм егерме төп нарат бизәп торачак. Районның төп яшелләндерүчеләре белән берлектә агач утыртуда районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы директор-мөхәррире Айдар Моратшин, шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев та катнашты. Монда агач утырту эшенә Аксубай урманчылыгының җитәкче-лесничие урынбасары Юрий Сазонов җитәкчелек итте.

    - Мәйданы зур булганлыктан, чишмә тирәсен яшелләндерүне без үз күзәтүебез астына алдык, без биредә агач утырту эшен этаплап алып барачакбыз, берничә елдан монда наратлык шаулап утырыр дип планлаштырабыз, - дип энтузиазм белән сөйли лесничий.

    Агач утырту көнендә медиклар да аерылып торды. Хастаханәнең баш табибы Ратмир Мустафаев җитәкчелегендә 50 дән артык кеше Аксубай үзәк район хастаханәсе территориясендә 25 төп чыршы утыртты.

    Шул вакытта Ленин паркында Яшьләр парламенты, ФОРПОСТ әгъзалары, мәктәп укучылары җыелды. Паркта җәйге эссе көннәрдә аксубайлыларны үз күләгәләре астына сыендырып, чыршы, нарат, каен агачлары үсеп утыра инде.

    Яшь буынга биредә үсеп утырган нарат агачлары сафын дәвам иттереп, бары тик берничә төп кенә үсенте утырту бурычы йөкләнде. Әнисе - Яшьләр парламенты җитәкчесе Анастасия Чернышева белән бергә аның ике улы - алты яшьлек Арсений һәм бер яшьлек Данила да килгән. Чараның билгеләнешенә төшенмәсәләр дә, үсентеләрне чокырга тигез төшереп һәм алар тирәсендәге җирне кечкенә аяклары белән таптап, алар олыларга ярдәм иттеләр.

    - Безне яшелләндерү проблемасының бүгенге көндә актуаль була баруы сөендерә, - дип сөйли башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Бүгенге акциядә моңа битараф булмаган бар кеше дә катнашты. Аксубайның йөзе күзгә күренеп үзгәрде, ул яшелләнә бара, чөнки без һәр елны агачлар утыртып, паркларны һәм ял итү зоналарын яшелләндереп, чәчәк түтәлләре булдырып, аны ямьләндерүгә зур тырышлык куябыз.

    Районның баш урман хезмәткәре - "Аксубайлес" ГБУ директоры Рөстәм Гатин сүзләренә караганда, соңгы көннәрдә генә дә урман хуҗалыгы йөзләгән төп чыршы, нарат, дардар агачы, пирамидаль тирәк һәм миләш үсентесе җибәрелгән.

    Районны яшелләндерү белән бары тик предприятие һәм оешмалар гына түгел, шулай ук торак сектор да теләп шөгыльләнә һәм, әйтергә кирәк, бары тик Агач утырту көннәрендә генә дә түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: