Аксубаево
  • Рус Тат
  • Исемең җисемеңә туры киләме

    Россиядә канунга нигезләнеп балаларга гадәти булмаган исемнәр бирүне тыярга ниятлиләр. -Безнең районда дөрес фикер йөртүче гаиләләр дә әлеге канун яклы, - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина. - Бездә 07.07.07 яки 12.12.12 кебек даталар вакытында туй ясаучылар алай ук күп булмады. Шулай ук, олуг вакыйгаларга багышлап, балаларына, мәсәлән,...

    Россиядә канунга нигезләнеп балаларга гадәти булмаган исемнәр бирүне тыярга ниятлиләр.


    -Безнең районда дөрес фикер йөртүче гаиләләр дә әлеге канун яклы, - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина. - Бездә 07.07.07 яки 12.12.12 кебек даталар вакытында туй ясаучылар алай ук күп булмады. Шулай ук, олуг вакыйгаларга багышлап, балаларына, мәсәлән, Универсиада, Олимпиада кебек исем кушучылар да күзәтелмәде. Ата-аналар нәниләренә исем бирүгә җавапчыл карыйлар. Башта алар дин әһелләре белән киңәшләшәләр. Дөрес, исемнең яңгырашы матур түгел дип, без баланың исемен теркәүдән баш тарта алмыйбыз, әмма кайбер очракларда әти-әниләргә карарларын үзгәртергә киңәш итәбез.

    Аксубайда иң популяр исемнәр - Артем, Глеб, Варвара, Ульяна, Софья, Матвей, Кәрим, Камил, ә инде катнаш никахтан туган балаларга күпчелек очракта Тимур, Аделина, Регина исемнәрен бирүне хуп күрәләр. Хәзер Ислам, Сәет, Амира кебек борынгы исемнәрне кушучылар да күп, ә быел исә безнең районда Сөмбел, Зөһрә исемле кызлар туды.

    Районыбызда Есения исемле дүрт кыз яши, Радмир исемле малайлар да дөньяга килде. Шулай ук Зәринә, Сара, Ариадна, Рияна, Мелисса кебек исем бирүчеләр дә аз түгел. Әлегә Ольга, Валентина, Алевтина, Зоя һәм Зинаидалар онытылып тора.

    -Аксубай халкы арасыннан исемнәрен алмаштыру теләге белән мөрәҗәгать итүчеләр бармы?

    -Мондый гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр бик сирәк, - дип сөйли Елена Ивановна. - Мин эшләгән дәвердә ике генә кеше мөрәҗәгать итте. Алар Аксубайга башка илдән күчеп кайткан кешеләр. Монда аларның исемнәре матур яңгырамый дип, исемнәрен үзгәртергә булганнар. Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: баланың исеме җисеменә туры килергә тиеш. Әгәр дә балага исем бирүдә кыенлыклар килеп туса, белешмәлекләрне кулга алыгыз, алар ЗАГС бүлегендә дә бихисап. Шулай булгач, мөрәҗәгать итегез, булышырбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: