Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җирле үзидарә турында

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Комитетының күчмә утырышы Аксубай районында үтте. Депутатлар корпусын һәм башкала кунакларынкаршы алгач, Хәсән Туфан музее буйлап экскурсия үткәрделәр. Мәртәбәле кунаклар "Хыял" социаль приютында да булдылар, монда "Бердәм Рәсәй" партиясе тарафдарлары балаларга уенчыклар, компьютер, проектор һәм зур экран, ә балалар җавап...

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Комитетының күчмә утырышы Аксубай районында үтте.


    Депутатлар корпусын һәм башкала кунакларынкаршы алгач, Хәсән Туфан музее буйлап экскурсия үткәрделәр. Мәртәбәле кунаклар "Хыял" социаль приютында да булдылар, монда "Бердәм Рәсәй" партиясе тарафдарлары балаларга уенчыклар, компьютер, проектор һәм зур экран, ә балалар җавап итеп бәхет бәйләмнәре бүләк иттеләр.

    Экскурсия программасы кысаларында кунаклар Аксубай туган якны өйрәнү музеенда, китапханәдә, Мәдәният йортында булдылар. Алар бистәнең төзекләндерү эшенә бәя бирделәр, брусчатка салу эшләре алып барылган үзәк паркта булдылар.
    Утырышның пленар өлеше Аксубай муниципаль район Советының утырышлар залында үтте. Аны ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Комитет рәисе Валентина Липужина алып барды.


    -Элек мин Аксубайда еш була идем һәм дөресен әйтим, мин аны танымыйм,-дип әйтте утырышны ачып Валентина Николаевна. -Ул искиткеч үзгәргән, матурайган һәм бәләкәй шәһәргә әверелгән. Бу исә район җитәкчелегенең, бистәне төзекләндерү белән шөгыльләнүче команданың эш нәтиҗәсе.


    Аксубайдагы күчмә утырышны депутатлар Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү өлешендә Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турындагы законын тормышка ашыруга багышладылар. Район башлыгы Камил Гилманов Аксубай районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәт кадрлары белән эшләү өлешендә ТР законын үтәү буенча эше турында хисап тотты.

    -Муниципаль хезмәтләр вазифаларын алмаштыруга ваканцияләр бездә квалификация таләпләре нигезендә сайлана,-дип билгеләп үтте ул. -Аларның сиксән проценты-югары белемле. Кадрлар резервында 76 кеше, аның белән эшләүгә даими игътибар бирелә. Резерв формалаша торган вазифаларда 33 кеше эшли.


    Район башлыгы билгеләп үткәнчә, эшләүчеләрнең 30 процентына якыны муниципаль хезмәттә 15 елдан артык эшли.
    Муниципаль хезмәткәрләрнең эше күз алдында, төгәлрәге, аларның милек турында биргән мәгълүматларның дөреслеген тикшерү өчен, электрон средстволардан файдаланабыз.
    Район башлыгы шулай ук авыл муниципалитетларын эреләндерү мәсьәләсендә үз фикерен белдерде.
    -Практика күрсәткәнчә, бюджет тәэмин ителеше түбән булган муниципалитетларын эреләндергәндә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сыйфаты автомат рәвешендә күтәрелми. Киресенчә, алдан исәпләүләр ясамыйча эреләндерү еш кына халык өчен мөһим булган социаль инфраструктура объектлары ябылуга, депрессия тенденцияләрен көчәйтүгә китерә, яшь кешеләр авылдан шәһәргә китәләр,-дип ассызыклап үтте үз чыгышында Камил Гилманов.

    Валентина Липужина билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләрен эреләндергәндә, ә алар, сүз уңаенда, Рәсәйнең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда күбрәк-956, проблемалар килеп туарга мөмкин, «иң мөһиме, әлеге процесс авыл халкының мәнфәгатьләренә туры килсен» һәм бу мәсьәләдә иң мөһиме, финанс чыгымнарын экономияләү түгел, ә кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту. Кадрлар мәсьәләләре һәм авыл җирлекләренең мөмкинлекләре турында Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров сөйләде һәм аларның нәтиҗәле эшен оештыруда "кадрлар һәм финанслар бөтен нәрсәне хәл итә" дигән девизны истә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте.


    Авыл җирлеге советларының җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүдәге проблемалары хакында Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова сөйләде.
    -Биш торак пункт кергән безнең авыл җирлегенең төп проблемасы-халыкны су белән тәэмин итү һәм юлларның начар булуы,-дип әйтте ул үз чыгышында. -Моннан башка проблемалар да килеп туа-инвесторлар өчен перспективасызлык, балаларны торак пунктларга кадәр кайтарып куя алмау.


    Ул депутатларның "Саф су" программасын озайтуларын, авыл җирлекләренә юллар төзү программасын тормышка ашыруда ярдәм итүләрен үтенде.
    Аксубай районы җирле үзидарә эше буенча мәгълүматларны берләштереп, фикер алышулардан соң, депутатлар карар кабул иттеләр һәм аңарда, районда муниципаль хезмәткәрләрне хәзерләү буенча максатчан эш алып барылса да, муниципаль идарә өчен алар җитешми, дип билгеләп үтелде. Әмма, депутатлар фикеренчә, мондый хәл район, авыл җирлеге үзидарәләрендә дә сизелә. Аксубай район Советына муниципаль хезмәткәрләрнең өстәмә профессиональ белем алуын оештыруны тәэмин итү һәм аларның һөнәри күнекмәләрен, белемнәрен арттыру буенча эшне камилләштерергә тәкъдим ителде. Шулай ук үз вазифаларын намуслы үтәгәннәре, фидакарь хезмәтләре өчен муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү өчен төрле мөмкинлекләр табарга кирәк, дип әйтелде. Комитет муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча закон положениеләрен тормышка ашыру практикасын камилләштерергә тәкъдим итте һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләрне карады. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: