Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җир әлифбасын өйрәнәләр

    Мәктәп яны тәҗрибә участокларының билгеләнеше бәяләп бетергесез. Участокның мәктәп ашханәсен яшелчәләр һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүдән тыш, аның хезмәт һәм экологик тәрбия бирүдә дә роле зур. Шунысы куанычлы, мәктәп яны участоклары барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә бар. Аксубай 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең өйрәнү-тәҗрибә участогы 65 сутый җир...

    Мәктәп яны тәҗрибә участокларының билгеләнеше бәяләп бетергесез.

    Участокның мәктәп ашханәсен яшелчәләр һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүдән тыш, аның хезмәт һәм экологик тәрбия бирүдә дә роле зур.
    Шунысы куанычлы, мәктәп яны участоклары барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә бар.
    Аксубай 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең өйрәнү-тәҗрибә участогы 65 сутый җир били. Моннан тыш мәктәп бинасы тирәсен чәчәк түтәлләре әйләндереп алган. Мәктәп май аеннан алып октябрьгә кадәр гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра.
    - Участокта укытучылар һәм укучылар тырышып эшли, тәҗрибә-өйрәнү эшләре үткәрелә, - дип аңлата участок мөдире, биология укытучысы Татьяна Дәүләтшина. - Мәктәпнең җитештерү эшчәнлеге теоретик белемне практикада кулланып ныгыту, укучыларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү кебек бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
    Балалар мәктәп яны участогы белән беренче сыйныфтан ук таныша. Бишенче сыйныфтан анда эшли башлыйлар. Участокта эшләү, һичшиксез, мөстәкыйльлекне һәм инициативаны үстерүгә, тикшеренү эшләренә кызыксынучанлыкны арттыруга, балаларда хезмәт культурасын тәрбияләүгә ярдәм итә. Бу үзенчәлекле "җир әлифбасы".
    Практик эшләр үткәрү өчен укучылар звеноларга бүленәләр. Һәр звенога аерым "делянка" бүлеп бирелгән, алар анда график буенча эшлиләр һәм күзәтү көндәлеге алып баралар. Көзен, уңышны җыеп алгач, йомгак ясыйлар. Суган, кишер, чөгендер, кәбестә, алма, карлыган, бәрәңге саклауга куела.
    Участокта Галина Цветкова алыштыргысыз бакчачы. Аның һәм участок мөдиренең уртак җитәкчелеге астында чәчүлек орлык әзерләнә, туфрак эшкәртелә, йомшартыла, утала, су, ашламалар сибелә. Чөнки участокта эш ел әйләнәсе дәвам итә. Гыйнвар аенда орлыкларның шытымы, җиләкләрнең сакланышы тикшерелә, февральдә инде чәчәк түтәлләренең ничек урнашуы планлаштырыла. Аннан соң чәчү һ.б.лар.
    Әйтергә кирәк, һәр сыйныф та иң матур бизәлешле чәчәк түтәле бәйгесендә катнаша. Кышын балалар язын урнаштырыласы чәчәк түтәлләрен рәсемгә төшерәләр. Иң яхшы проектлар чәчәк түтәлләренең нигезе итеп алына.
    - Әгәр театр элгечтән башланса, белем бирү учреждениесе исә - мәктәп яны участогыннан. Безнең мәктәп тә үз территориясеннән нәтиҗәле һәм файдалы итеп кулланырга омтыла, - диде Татьяна Владимировна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: