Икмәкне җыеп бетерәбез дә, мәктәпкә китәбез
Каникуллар - ял итү генә түгел, ә акча эшләү чоры да. Акча эшләү мөмкинлегенә балалар аеруча куаналар, чөнки теләгән нәрсәне сатып алырга була. Без үзебез укыганда, мәсәлән, шикәр чөгендере плантациясендә эшли идек, малайлар урман полосаларын эшкәрт-теләр яки кирпеч заводында хезмәт куйдылар. Хәзер исә авыл балалары ындыр табагында акча эшлиләр. Чуаш...
Каникуллар - ял итү генә түгел, ә акча эшләү чоры да.
Акча эшләү мөмкинлегенә балалар аеруча куаналар, чөнки теләгән нәрсәне сатып алырга була. Без үзебез укыганда, мәсәлән, шикәр чөгендере плантациясендә эшли идек, малайлар урман полосаларын эшкәрт-теләр яки кирпеч заводында хезмәт куйдылар. Хәзер исә авыл балалары ындыр табагында акча эшлиләр.
Чуаш Адәмсуында яшәүче унбер бала көн саен авыл очына ашыга.
-Әйе, ындыр табагында укучылар эшли,-дип сөйли "Колос" предприятиесе җитәкчесе Алексей Чукин.-Аларның вак-төяккә акча эшләү генә түгел, ә инде мәктәпкә кием-салым алу өчен дә акча эшләү мөмкинлеклә-ре бар. Балалар, тиешенчә дүрт сәгать эшлиләр. Бала чакта үзебез дә шунда үстек, дияргә була. Урак вакытында ындыр табагында куна кала идек.
Ындыр табагы янында велосипедлар бастырылган. Бер төркем яшүсмерләр бөртек өеме янында бөтерелә. Кайберәүләр - чиләк, икенчеләре көрәк белән эшлиләр. Командада Алексей Николаевичның балалары-унҗиде яшьлек Ксения һәм ундүрт яшьлек Яна эшли. - Эш авыр түгелме,- дип сорыйм балалардан. Алар исә бертавыштан "Юк!" дип җавап кайтардылар.
-Безгә эш хакы түлиләр,-дип сөйли техникум студенткасы. Узган елда җәйге чорда мин дүрт мең сум акча эшләдем.
Балалар удар темпта эшлиләр. Аягында нык торган "Колос" хуҗалыгы кырларында урып-җыю эшләре башланды гына әле. Монда 300 гектарда көзге культураларны, 400 гектарда сабан культураларын җыеп алырга кирәк. Җыеп алган уңышның бер өлешен орлыкка салырга, беразы алган техника өчен бурыч түләүгә китәчәк. Быел Алексей Чукин берничә техника сатып алган.
"Колос" хуҗалыгы басуында Александр Моисеев идарә иткән "Нива" комбайны эшли. Җитәкче сүзләренә караганда, балалар бик җитез эшлиләр, хәтта комбайн да бөртекне суктырып өлгертә алмый.
-Балалар эшләрен тиз тәмамлыйлар, аларга дүрт сәгать эшләргә туры да килми,-дип сөйли Алексей Николаевич.
Ындыр табагы янында өстәл һәм эскәмияләр тора. Монда балалар телевизор, ДVД карап ял итәләр. Менә нинди шәп ындыр табагы бу!
Хуҗалыкның "Чирмешән" бүлегендә дә яшүсмерләр эшли. Унынчы сыйныф укучылары Василий Тимкин, Денис Падимиров бөртекне сортларга аералар, КамАЗ әрҗәсендә Петр Романов ашлыкны төзәтеп тора. Янәшәдәге өемдә апалы-сеңелле Ольга һәм Люба Илюшкиналар хезмәт куя.
-Мин икенче ел эшлим инде,-дип сөйли Люба,-узган елда ике атнада дүрт мең сум акча эшләдем.
Бүлек управляющие Дамир Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, яшүсмерләр өчен эш шартлары уңай. Ындыр табагыннан ерак түгел-ашханә, монда балалар тамак ялгыйлар, кайнатма белән чәй эчәләр.
Авыл балаларының компьютер алдында утырырга вакытлары юк. Ә район үзәгендә яшәүчеләр вакытларын ничек үткәрәләр икән?
-Компьютерлар ремонтлыйм, программалар төзим, моның өчен акча күп сорамыйм,-дип сөйли Аксубайда яшәүче Александр.
-Бик зур хезмәт куймыйча ике мең сум акча эшләдем-дус кызларым белән җир җиләге җыйдык, аны таныш-белешләргә саттым,-ди Ирина. -Көзен гөмбә җыеп сатам.
Менә шул, җәй-ул ял итү чоры гына түгел, акча эшләү вакыты да. Тик моның өчен бераз тырышырга гына кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 17:55Урманны янгыннан саклагыз Янгын очрагында 112 яки 101 телефоннары буенча шалтыратыгыз.1800
-
5 июль 2022 - 16:55Аксубайлыларга мәшгульлек үзәге эш табарга ярдәм итте Мәшгульлек үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсеннән соң 13 кеше эшкә рәсмиләштерелде.2000
-
5 июль 2022 - 15:55Юл эшләре сезоны: Кызыл Партизан урамында асфальтның аскы катламын җәйделәр Юл эшләре Кызыл Партизан урамындагы 1 һәм 2 номерлы йортлар арасындагны мәйданда башланган.2500
-
5 июль 2022 - 15:07Аксубайлыларны бистәнең төньяк өлешендә салкын су бирүне туктату турында кисәтәләр Салкын су бирү якынча 16:30 сәгатькә кадәр туктатылачак.2700
-
5 июль 2022 - 14:55Хезмәткәр һәм эш бирүче документларны алмашу өчен дәүләт хезмәтләре порталын куллана ала Хезмәткәр, эш бирүче һәм эзләүче дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон кадрлар документлары белән алмаша алачак.1500
-
5 июль 2022 - 13:55Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының икенче катын ремонтлау эшләре тәмамланып килә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында эшләр район хастаханәсе поликлиникасында тулы көченә бара.2400
-
5 июль 2022 - 12:55Казан чәк-чәген һәм татар балын Мәскәүдә гастрономия фестивалендә тәкъдим итәчәкләр Чарада республикадан алты авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм компаниясе катнашачак.2000
-
5 июль 2022 - 11:55Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды Кайбер даруларны кабул иткәннән соң транспорт белән идарә итәргә ярамый. Мәскәүнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә шул препаратларның исемлеген эшләргә тәкъдим иттеләр.2100
-
5 июль 2022 - 10:55Татарстанда беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый.3000
-
5 июль 2022 - 09:55Кәкре Күл балалары лагерьда ял итеп кенә калмадылар, вакытны файдалы итеп үткәрделәр дә Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе базасында җәйге каникулларның беренче көннәреннән үк «Родничок» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләде.2700
-
14 июнь 2022 - 11:56Аксубайда Россия көне, Сабан туе һәм Троица бәйрәме билгеләп үттеләр
-
14 июнь 2022 - 11:54Аксубай мәктәбендә картинг буенча ярышлар узды
-
3 июль 2022 - 09:10Аксубай районының дәүләт автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләрАксубай районында юлларда куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен полиция майоры Нияз Гыймалетдинов җитәкчелегендә дүрт ЮХИДИ хезмәткәре башкара.3500
-
5 июль 2022 - 17:55Урманны янгыннан саклагыз Янгын очрагында 112 яки 101 телефоннары буенча шалтыратыгыз.1800
-
5 июль 2022 - 16:55Аксубайлыларга мәшгульлек үзәге эш табарга ярдәм итте Мәшгульлек үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсеннән соң 13 кеше эшкә рәсмиләштерелде.2000
-
5 июль 2022 - 15:55Юл эшләре сезоны: Кызыл Партизан урамында асфальтның аскы катламын җәйделәр Юл эшләре Кызыл Партизан урамындагы 1 һәм 2 номерлы йортлар арасындагны мәйданда башланган.2500
-
5 июль 2022 - 15:07Аксубайлыларны бистәнең төньяк өлешендә салкын су бирүне туктату турында кисәтәләр Салкын су бирү якынча 16:30 сәгатькә кадәр туктатылачак.2700
-
5 июль 2022 - 14:55Хезмәткәр һәм эш бирүче документларны алмашу өчен дәүләт хезмәтләре порталын куллана ала Хезмәткәр, эш бирүче һәм эзләүче дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон кадрлар документлары белән алмаша алачак.1500
-
5 июль 2022 - 13:55Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының икенче катын ремонтлау эшләре тәмамланып килә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында эшләр район хастаханәсе поликлиникасында тулы көченә бара.2400
-
5 июль 2022 - 12:55Казан чәк-чәген һәм татар балын Мәскәүдә гастрономия фестивалендә тәкъдим итәчәкләр Чарада республикадан алты авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм компаниясе катнашачак.2000
-
5 июль 2022 - 11:55Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды Кайбер даруларны кабул иткәннән соң транспорт белән идарә итәргә ярамый. Мәскәүнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә шул препаратларның исемлеген эшләргә тәкъдим иттеләр.2100
-
5 июль 2022 - 10:55Татарстанда беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый.3000
-
5 июль 2022 - 09:55Кәкре Күл балалары лагерьда ял итеп кенә калмадылар, вакытны файдалы итеп үткәрделәр дә Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе базасында җәйге каникулларның беренче көннәреннән үк «Родничок» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләде.2700
-
5 июль 2022 - 08:55Россиядә юллар сыйфаты буенча рейтингта Татарстан 18нче урынны алды Аерым алганда, беренче урынны алган Мәскәүдә юлларның 97,5 проценты норматив таләпләргә туры килә.2300
-
5 июль 2022 - 07:55КФУ профессоры: Фаразларга карамастан, июль эссе булачак Россия Гидрометеоүзәге июль аена Казанда һава торышының якынча фаразына төзәтмәләр кертте.1600
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.3800
-
4 июль 2022 - 16:55Мөһим бурычны үтәргә – Ватанга хезмәт итәргә киттеләр Аксубай үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.3400
-
4 июль 2022 - 15:55Татарстан Хезмәт министрлыгы: Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый Бу атна ахырында Татарстан халкын кыска эш көне көтә.4300
-
4 июль 2022 - 14:55Татарстан студентларын Донбасска җимерек биналарны сүтәргә ярдәмгә чакыралар Моннан тыш, медицина белеме бирә торган югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына волонтер булырга тәкъдим итәләр.2600
-
4 июль 2022 - 13:55Кәкре Күл укучылары хәрби “кайнар нокталар” турында яңа мәгълүмат алдылар Кәкре Күл авыл мәдәният йортында “Солдат сугышны сайламый” дигән темага мәгълүмат сәгате узды.3500
-
4 июль 2022 - 12:55Савгачлылар Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр Савгач авылында кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән солдатларга багышланган бәйрәм узды.3800
-
4 июль 2022 - 11:55Аксубай районының «ФОРПОСТ» үзәге директоры ТР Яшьләр эшләре буенча мистрлыкның көмеш билгесе белән бүләкләнде Ведомствода Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте хезмәткәре Динә Ибляминованың эшен югары бәяләделәр.2400
-
4 июль 2022 - 10:55Керемнәр – гадел, мәгълүматлар ачык булырга тиеш Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча утырышта торак, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә федераль һәм республика субсидияләре бирүдә һәм мәгариф өлкәсендә коррупцион гамәлләргә юл куймау турында сөйләштеләр.2800
-
4 июль 2022 - 09:55Әҗәтле кешеләр илдән чыга алмаучылар исемлегенә эләгүен дәүләт хезмәте сайтында белә ала Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис барлыкка килде.3300
-
4 июль 2022 - 08:55Аксубай укучылары алдында борынгы татар китапларының тарихы ачылды Аксубай үзәк китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында татар телендә борынгы китаплар коллекциясе тупланган.4200
-
4 июль 2022 - 07:55Аксубай районында 17 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады Узган ел белән чагыштырганда, аерым үрнәктәге аттестат алган укучылар саны унга кимегән.3700
-
3 июль 2022 - 10:55Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга китте Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең соңгы өч төркеме олы сәфәргә китте.4900
-
3 июль 2022 - 09:55Жаворонков: Ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгару пандемия бетүен аңлатмый 2 июльдән бөтен Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән төп чикләүләр бетерелде.3100
-
3 июль 2022 - 09:10Аксубай районының дәүләт автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр Аксубай районында юлларда куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен полиция майоры Нияз Гыймалетдинов җитәкчелегендә дүрт ЮХИДИ хезмәткәре башкара.3500
-
3 июль 2022 - 08:55Сулыкларда фаҗигаларга юл куймаска Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең видеоконференция режимында чираттан тыш утырышы булып узды.4700
-
3 июль 2022 - 07:55Газ челтәрләренә тоташтыруны дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак Элегрәк дәүләт хезмәтләре порталы аша газ белән тәэмин итүгә тоташуга гариза гына тапшырырга мөмкин иде.2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Аксубаево
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 77654 от 17 января 2020 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Жаренова Людмила Викторовна
Адрес редакции: 423060, Республика Татарстан, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул. Ленина, д.9
Телефон редакции: 8 (84344) 2-84-52, e-mail: selskaja-nov@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика