Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ике яхшы–өч әйбәтрәк

    Аксубай 3 нче урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнаштылар. Акция кысаларында мәктәптә төрле чаралар, бәйгеләр, КВН үткәрелде. Балалар кибетләрдә, җәмәгать урыннарында булып, татарча сөйләшкән кешеләргә акция логотибы төшерелгән сувенирлар бүләк иттеләр. Район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегендә ятучы әниләргә бишек җырлары язылган буклетлар тараттылар. "Радуга" балалар бакчасында "Шалкан" әкиятен...

    Аксубай 3 нче урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнаштылар.


    Акция кысаларында мәктәптә төрле чаралар, бәйгеләр, КВН үткәрелде.



    Балалар кибетләрдә, җәмәгать урыннарында булып, татарча сөйләшкән кешеләргә акция логотибы төшерелгән сувенирлар бүләк иттеләр. Район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегендә ятучы әниләргә бишек җырлары язылган буклетлар тараттылар. "Радуга" балалар бакчасында "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
    Мәктәптә эшләп килүче "Халык энҗеләре" түгәрәгенә йөрүчеләр ата-аналар өчен "Мин татарча сөйләшәм" дип аталган махсус газета чыгардылар. Түгәрәк әгъзалары "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрделәр.



    Балаларга шулай ук Дума мәктәбендә эшләп килүче Нәҗип Думави музеена экскурсия дә бик ошады. Чаралар циклы район газетасы журналистларын чакырып үткәрелгән түгәрәк өстәл белән тәмамланды. -Һәркем үз фикерләрен үз туган телендә белдерергә тиеш. Минем туган телем татар һәм чуаш телләре, русча да иркен сөйләшә алам,- ди җиденче сыйныф укучысы Лия Муртазина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: