Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хуҗалар җиңү Яуладылар

    Районда техникумнарда белем алучы шәкертләрнең республика спартакиадасының волейбол буенча зона этабы ярышлары үтте. "Яшьлек" спорт залында Алексеевск, Спасс, Лаеш, Балык Бистәсе, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Аксубай техникумнары спортчылары җыелды. Һәр техникумнан хатын-кызлар һәм егетләр командалары бар иде. Кунакларны Камил Гилманов сәламләде. - Бу ярыш Җиңүнең 70 еллыгына багышлана, - дип...

    Районда техникумнарда белем алучы шәкертләрнең республика спартакиадасының волейбол буенча зона этабы ярышлары үтте.


    "Яшьлек" спорт залында Алексеевск, Спасс, Лаеш, Балык Бистәсе, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Аксубай техникумнары спортчылары җыелды. Һәр техникумнан хатын-кызлар һәм егетләр командалары бар иде. Кунакларны Камил Гилманов сәламләде.

    - Бу ярыш Җиңүнең 70 еллыгына багышлана, - дип билгеләп үтте ул ярышларны ачу тантанасында. - Спорт белән дус булуыгыз - сөенечле күренеш. Уку йортларында нинди генә һөнәр алсагыз да, сәламәт яшәү рәвеше алып бару төрле кыенлыклардан чыгарга ярдәм итәр.

    Уеннарны үткәрү өчен катнашучыларга тагын бер мәйдан - Аксубай универсаль технологияләр техникумы спорт залы тәкъдим ителде. Анда хатын-кызлар командалары очрашты. Ике мәйданда да уен бик кискен һәм киеренке барды.

    Тик барыннан да ныграк финал ярышлары истә калды. Лидерлык исемен яулау өчен Аксубай һәм Алексеевск укучылары очрашты. Бу мавыктыргыч уен булды. Спорт залында вакыт-вакыт көчле авазлар яңгырап торды, шул рәвешле җанатарлар үз командаларының уңышларына сөенеп, уңышсызлыкларына көенеп утырдылар. Бу уенда аксубайлылар беренче урынга лаек булдылар. Икенче урында - Алексеевск уенчылары, өченче урында - Нурлат районы вәкилләре.

    Кызлар арасында барган көч сынашулар да егетләрнекеннән ким булмады. Монда да спорт мәйданы хуҗалары беренчелекне бирмәделәр. Нурлат командасы икенче урынны алды, өченче призлы урынга Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы укучылары лаек булды.

    Тантаналы линейкада спортчыларны район башлыгы Камил Гилманов, Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхәт Аюпов котлады. Тамашачыларның көчле алкышлары астында алар җиңүче командаларга кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: