Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәтер көне

    Йөзләрчә Аксубайлы якшәмбе көнне иртән иртүк Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алу өчен дип Җиңү паркына җыелды. Хәтер көне уңаеннан район башлыклары, төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, укучылар мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Биредә Россия тарихындагы бу кайгылы датага багышлап, митинг үткәрелде. Бөек...

    Йөзләрчә Аксубайлы якшәмбе көнне иртән иртүк Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алу өчен дип Җиңү паркына җыелды.


    Хәтер көне уңаеннан район башлыклары, төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, укучылар мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Биредә Россия тарихындагы бу кайгылы датага багышлап, митинг үткәрелде.
    Бөек Ватан сугышы башлана. Бу илебез тарихындагы иң дәһшәтле сугыш һәм иң зур сынау була.

    -Моннан 73 ел элек фашист илбасарлары чикне үтеп, бер-бер артлы шәһәрләрне яулап, Мәскәүгә таба юл алды. Советлар Союзы бердәм булып фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде, сугышның беренче көннәрендә үк бик күп сугышчылар һәм гади халык һәлак булды. Әмма Мәскәү янында барган сугыш хәлне үзгәртеп, дошманны җиңүгә ышаныч тудырды, - дип Икенче бөтендөнья сугышы хәтирәләрен искә төшерде район башлыгы Камил Гилманов. Бүген без ил өчен сугыш кырларында ятып калган якташларыбыз батырлыгы алдында баш иябез.

    Сугыш хәтирәләре аксубайлылар күңелендә мәңге саклана, бүген батырларның исемнәрен мәңгеләштерү һәм сугыш ветераннарына ярдәм итү юнәлешендә дәүләт һәм район тарафыннан күп эшләр башкарыла. Һәр авылда сугыш кырларында ятып калган һәм илгә җиңү белән кайткан батырлар исемлеге язылган обелисклар бар, сугыш ветераннары һәм толлары торак белән тәэмин ителә, ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтелә.

    Сугышка Аксубайдан 11 меңгә якын кеше киткән һәм шуларның һәр икенчесенә туган җирләренә әйләнеп кайту насыйп булмаган.
    Митингта катнашкан бердәнбер сугыш ветераны Тимирясов Елисей Мурзич сугыш башланган көн турындагы хәтирәләрен яңартты. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ул Аксубай педагогия училищесын тәмамлый һәм уку йортын уңышлы тәмамлаучылар исемлегендә 24 июнь көнне Ленинградка сәяхәткә барырга тиеш була.

    -Фашистлар Германиясенең илебезгә басып керүе турындагы хәбәрне авыл халкы клубтагы радиоалгычтан ишетте. Бирегә халык җыела башлады, һәммәсе хәзер нәрсә булачагын уйлады. Яңа гына Львов яныннан хезмәттән ялга кайткан сержант-солдат авылдашыбыз, дошманы 2-3 айда җиңәчәкбез, дип сөйләде. Әмма, кызганычка каршы, сугыш 1418 көн һәм төнгә сузылды, миллионнарча кешенең гомерен алып китте, - дип истәлекләрен уртаклашты Елисей Мурзич. - Сугыш бер генә гаиләне дә урап узмады, шуңа да бу көнне илебез халкы ел саен искә ала.

    Район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев үзенең чыгышында мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы тарихын дөрес итеп өйрәтергә һәм фашизмны рус халкы җиңүен ассызыклап, яшь буында туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген әйтте.
    Сугыш кырларында һәлак булганнар истәлегенә һәм ветераннарга багышлап өченче мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр. Сугыш кырларында ятып калган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аларның исемнәре язылган һәйкәл итәге чәчәкләргә күмелде. Аксубай халкы батырларын онытмый.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: