Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле аксубайлылар!

    Сезне чын күңелдән Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм. Нефть һәм газны Россиядә стратегик әһәмияткә ия кыйммәтле чимал дип юкка гына әйтмиләр. Шушы байлыкка ия булу илебезгә дөньяда дәрәҗәле урында торырга ярдәм итә. Нефть һәм газ җиңел табылмый. Шуңа күрә нефтьчеләр һәм газ хезмәтчәннәре төрле дәрәҗәдәге каршылыкларны...

    Сезне чын күңелдән Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм.


    Нефть һәм газны Россиядә стратегик әһәмияткә ия кыйммәтле чимал дип юкка гына әйтмиләр. Шушы байлыкка ия булу илебезгә дөньяда дәрәҗәле урында торырга ярдәм итә. Нефть һәм газ җиңел табылмый. Шуңа күрә нефтьчеләр һәм газ хезмәтчәннәре төрле дәрәҗәдәге каршылыкларны җиңә һәм иң катлаулы мәсьәләләрне чишә алган кыю кешеләр. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне батырлык, ныклык һәм кешелеклелек символы булып тора. Бәйрәмдә беренче ел гына зәңгәр ягулык һәм кара алтын табу юлына баскан һәм күп еллар дәвамында әлеге тармакта хезмәт куйган кешеләрнең барысына да корычтай нык сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, бәхет-шатлык телим. Йөзегездән бервакытта да елмаю китмәсен.

    Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: