Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хокук бозган өчен–штраф һәм кулга алу

    Сентябрь аеннан Россиядә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен яңа санкцияләр кабул ителде. Хәзер исерек шоферларның машина йөртү таныклыкларын алу гына түгел, ә инде саллы гына штраф та бирәләр. Исерек килеш руль артына утырган гамьсез шоферларга утыз мең сумга кадәр штраф түләтү һәм ун көннән алып унбиш көнгә кадәр кулга...

    Сентябрь аеннан Россиядә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен яңа санкцияләр кабул ителде.


    Хәзер исерек шоферларның машина йөртү таныклыкларын алу гына түгел, ә инде саллы гына штраф та бирәләр.
    Исерек килеш руль артына утырган гамьсез шоферларга утыз мең сумга кадәр штраф түләтү һәм ун көннән алып унбиш көнгә кадәр кулга алу җәзасы бирү дә сабак була алмый бугай. - Бу җәза чарасы кырыс түгел, ә бик гадел, минемчә, чөнки исерек шофер юлларда үз гомерен генә түгел, кешеләр гомерен дә куркыныч астына куя,-дип сөйли Аксубай эчке эшләр бүлеге начальнигы Сәлихҗан Сафин. Күптән түгел генә полициягә руль артына исерек килеш утырган унсигез кеше исемлеге керде. Аларны сентябрь аенда ук тоткарлаган булганнар, әмма алар хокук бозган өчен штраф түләргә ашыкмаганнар, Тик аларга штрафны барыбер түләргә туры киләчәк: хәзер инде икеләтә артык күләмдә яки унбиш тәүлеккә кулга алыначаклар. Димәк, бу хәсрәт шоферларга кылган гамәлләренең дөресме, юкмы икәнлеге турында унбиш тәүлек буена уйланырга вакытлары булачак, ә штрафны суд приставлары барыбер эзләп алачаклар. Машина йөртү таныклыгыннан колак каккан шоферларга ел ярым-ике ел җәяү йөрергә туры киләчәк, ә таныклыкны кире алу өчен юл йөрү кагыйдәләрен белүгә кабат имтихан тотачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: