Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәттәшлек өчен рәхмәт

    Район газетасы редакциясе озак еллар Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, эчке эшләр органнарының район бүлекләре белән тыгыз элемтәдә тора. Район газетасы редакторы исеменә ТР буенча МВД ЮХИДИ Идарәсе начальнигы, полиция полковнигы (Тарстан Республикасы буенча МВД ның Баш дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекторы) Рифкат Миңнеханов имзасы куелган хат алу безнең өчен...

    Район газетасы редакциясе озак еллар Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, эчке эшләр органнарының район бүлекләре белән тыгыз элемтәдә тора.


    Район газетасы редакторы исеменә ТР буенча МВД ЮХИДИ Идарәсе начальнигы, полиция полковнигы (Тарстан Республикасы буенча МВД ның Баш дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекторы) Рифкат Миңнеханов имзасы куелган хат алу безнең өчен күңелле вакыйга булды.
    Анда түбәндәге юллар бар:
    «Хөрмәтле Фәхретдин Шәмсетдинович!
    ТР буенча МВД Дәүләт автоинспекциясенең республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүе баштан ук юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итүне тикшерүдә абсолют ачыклыкка нигезләнгән иде һәм шулай булып кала да.
    Башкарма власть, юл оешмалары, белем бирү учреждениеләре һәм гражданнар белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәлелегенә күп очракта, төгәл максатка юнәлдерелгән кискен һәм принципиаль басмалар бәрабәренә ирешелә. Сезгә һәм Сез җитәкләгән редакция коллективына юл хәрәкәте иминлеген актив пропагандалаганыгыз, аварияләрне кисәтү буенча чараларда мәгълүмати ярдәм күрсәтүегез, юл хәрәкәте өлкәсендәге кагыйдә бозуларны профилактикалауга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә.
    Безнең мәгълүмати хезмәттәшлегебез барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар-Сезнең газета укучылар мәнфәгатьләрендә дәвам ителәчәк һәм камилләшәчәк».

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: