Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәткә югары бәя

    Трудолюбово авыл җирлегендә юбилей медальләре белән бүләкләү тантанасы күтәренке рух һәм күңелле мохиттә үтте. Өлкән буын вәкилләре җирле мәктәп укучыларының җыр-биюләренә чын күңелләреннән шатландылар. Валерий Сулбаев ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, Бөек Ватан сугышы елларында өзлексез хезмәт куйганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. - Ерак 1941 елда аксубайлылар сугыш...

    Трудолюбово авыл җирлегендә юбилей медальләре белән бүләкләү тантанасы күтәренке рух һәм күңелле мохиттә үтте.

    Өлкән буын вәкилләре җирле мәктәп укучыларының җыр-биюләренә чын күңелләреннән шатландылар. Валерий Сулбаев ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, Бөек Ватан сугышы елларында өзлексез хезмәт куйганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
    - Ерак 1941 елда аксубайлылар сугыш башлануы турында беренче тапкыр ярминкәдә булганда ишетәләр, - дип тарих вакыйгаларыннан сүзен башлады район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Районның ун меңнән артык кешесе фашистларга каршы көрәшкә күтәрелә. Шуларның 6400 генә туган йортына әйләнеп кайта. Сугыш елларында күп кенә якташларыбыз авыр хезмәттән һәм ачлыктан һәлак булганнар. Бүген без алар алдында баш иябез. Сергей Александров хезмәт ветераннары Галина Ионова, Зоя Логинова, Маһирә Шәвәлиева, Валентина Сулбаева һәм Илфаит Сафиуллинга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" сугыш елларында бөек хезмәт батырлыгы күрсәткәннәре өчен юбилей медальләре тапшырды. Бәйрәм сәбәпчеләре медальләр белән бергә күчтәнәчләр дә алдылар. Чәй артында алар авыр елларны тагын бер кат хәтерләрендә яңарттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: