Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт кешесе – игътибар үзәгендә

    Республика сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Аксубайда эшлекле визит белән булып китте. Район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә ул район үзәк хастаханәсендә булды һәм Космонавтлар урамында үткәрелгән халык җыенында җирле халык белән очрашты. Сәламәтлек саклау учреждениесендә төп проблема - табиблар җитешмәү. -Биш студент кадрларны максатчан әзерләү программасы буенча белем ала,...

    Республика сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Аксубайда эшлекле визит белән булып китте.


    Район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә ул район үзәк хастаханәсендә булды һәм Космонавтлар урамында үткәрелгән халык җыенында җирле халык белән очрашты. Сәламәтлек саклау учреждениесендә төп проблема - табиблар җитешмәү.

    -Биш студент кадрларны максатчан әзерләү программасы буенча белем ала, килергә тиешле табиблар өчен дүрт фатир ремонтлана, табибларны үзебезгә җәлеп итү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә, - диде Камил Гилманов медицина хезмәткәрләре белән очрашу барышында.

    -Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе югары темплар белән үсә, - диде сәламәтлек саклау министры, - күп санлы прграммалар тормышка ашырыла, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Башка субъектлар белән чагыштырганда республикада ел саен 75 ФАП сафка баса.
    Ул шулай ук медицина үсеше, аның ирешкән уңышлары, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметкән зур медицина үзәкләре төзүдә күрсәтелүче иганә ярдәмнәре турында сөйләде.

    -Киләчәктә югары кан басымы белән көрәшкә аерым игътибар бирелә башлаячак, - дип ассызыклады Адел Вафин. - Кан басымын даими күзәтеп тору, аны иртән һәм кичен тикшереп, мәгълүматларны көндәлеккә язып бару кирәклеген, басымның кинәт күтәрелеп китүе нәрсәләргә китерергә мөмкин булуын кешеләргә аңлатырга кирәк.
    «Эш кан басымы» дигән атама юк, йөрәк даими авырлык тоеп эшли алмый, бу инсульт яисә инфарктка китерергә мөмкин. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны да ныгытырга кирәк.

    Хастаханә хезмәткәрләренең дә хөкүмәт вәкиленә сораулары бар иде. Кайберәүләрне районда җәмәгать мунчасы булмау борчый, моңа җавап итеп район башлыгы мунча төзелеше якын арада башланырга тиеш дип вәгъдә бирде.

    -Механизаторлар, терлекчеләр һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре флюорография тикшерүе үтмиләр, - диде бер медицина хезмәткәре һәм район җитәкчеләреннән әлеге эшне җайга салуда ярдәм сорады.

    -Узган ел туберкулез белән авыручы 2 механизаторны ачыкладык, быел тагы берне. Ә бит авыруны вакытында дәвалау авыр нәтиҗәләрдән саклап кала ала.
    Камил Гилманов әлеге эштә ярдәм итәргә вәгъдә итте.
    Халык җыены үткән Космонавтлар һәм 8 нче март урамнарында яшәүчеләр, нигездә, юл салуны үтенделәр.
    -2015 елгы прграммага әлеге юл төзелешен кертү дә каралган, - диде Камил Гилманов.

    Ә чүп-чарны түгү мәсьәләсен биредә яшәүчеләр һәм «Полигон» җитәкчелеге бик тиз хәл иттеләр. Контейнерлар куймас өчен, кешеләр иртән чүпне яхшылап ябылган пакетларда юл кырыена чыгарып куячаклар, моның өчен әлбәттә, алдан үзара килешүләр төзергә кирәк булачак.
    Атна ахырында узачак сайлаулар мәсьәләсе дә кузгатылды. Район башлыгы барлык халыкны сайлауларда актив катнашырга чакырды, районның социаль-икътисади үсеше сезнең тавыш бирүегезгә бәйле, диде.

    - Нинди дә булса планнарны тормышка ашыру өчен без сезнең ышанычыгызны яуларга тиешбез, - дип хуплады аны министр, - без үз өстебезгә сезнең проблемаларны хәл итүне алабыз. Татарстанда хезмәт кешесенә өстенлек бирелә, шуңа күрә төп игътибар аңа юнәлтелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: