Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халыктан җыелган акчадан – алдакчыга хан сарае

    23 сентябрьдән Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «Сак бул алдакчы!» РR-акциясен үткәрә. Соңгы елларда гражданнарны алдакчыларның җинаять гамәлләреннән саклау - Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. - Мәгълүмати технологияләрнең киң таралуы алдакчыларга гражданнарны кәкре каенга терәү юлларын ачты, - дип сөйли полиция башлыгы урынбасары Владимир Семенов....

    23 сентябрьдән Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «Сак бул алдакчы!» РR-акциясен үткәрә.


    Соңгы елларда гражданнарны алдакчыларның җинаять гамәлләреннән саклау - Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.
    - Мәгълүмати технологияләрнең киң таралуы алдакчыларга гражданнарны кәкре каенга терәү юлларын ачты, - дип сөйли полиция башлыгы урынбасары Владимир Семенов.
    Быел Аксубай полициясенә алдакчылар кармагына эләккән гражданнардан бик күп мөрәҗәгать кергән. Бер хатын-кыз, улына ярдәм итәм дип (аңа телефоннан шалтыратып, улың авария ясады, җинаять эшен ачуга юл куймас өчен акча кирәк, дип хәбәр итәләр), алдакчылар кулына ун мең сум акча бирә, икенчесе исә чит кешеләргә банк картасы аша акча күчерә. Пластик тәрәзә, ишекләрне алмаштыруга килешү төзүдә алданган гражданнардан Аксубайда яшәүче бер хатын-кызга карата берьюлы берничә мөрәҗәгать керә. Әлеге хатын-кыз гражданнарның ышанычын яулап, банклар аша кредитлар рәсмиләштерә һәм үзенең вазыйфасын үтәми.
    Шунысы гаҗәп, кешеләр безнең белән андый хәл булмас дип ышанып, алдакчылар кармагына эләгүләрен дәвам итәләр. Полициядә хәбәр итүләренең, соңгы вакытта гражданнарның банк карталарыннан акча югалуга бәйле очраклар буенча мөрәҗәгать итүләре ешайган. Полиция хезмәткәрләре моны, кешенең өйдән чыкмый гына он-лайн аша сату-алу эшләрен башкарулары белән аңлаталар. Бу, әлбәттә инде, уңайлы, тиз, әмма куркыныч.
    - Эш шунда, әлеге хезмәт банк картасын бер үк вакытта берничә номерга беркетү мөмкинлеге бирә, - дип сөйли Владимир Семенов. - Алдакчылар, пин-кодка ия булып, әлеге исемлеккә үзләренең телефон номерларын да кертәләр һәм карта счеты белән үзләре теләгәнчә идарә итәләр.
    Ә менә пин-кодның башка кешеләр игътибарына эләгүендә еш кына гражданнар үзләре гаепле булалар. Без газета битләрендә район үзәге кешесенең банк карталары салынган букчасын югалтуы турында язган идек, анда пин-кодлар да була. Өенә кайтып җитәргә өлгерми, зыян күрүченең телефонына СМСлар килә башлый - картасыннан акчасын салдыралар. Оператив төркем чит, картадан акча салдырган аксубайлыны банкомат янында ук эләктерә.
    Бүгенге заманда банк карталары аша түләүләрдән баш тарту мөмкин түгел, бу күпкә уңайлы. Шуның өчен аңардан файдаланганда иминлек чаралары турында истән чыгармаска кирәк: таныш булмаган кешеләрдән кергән теләсә нинди мәгълүматны берничә кат тикшерергә, шик туганда карта буенча бернинди дә операция ясамаска. Банклар беркайчан да смс аша пин-кодны алмаштыру турындагы мәгълүматны сорамыйлар, шулай ук сездән пин-код, счетта акча булу турындагы мәгълүматны таләп итеп бернинди дә операция үткәрмиләр. Карта буенча барлык мәгълүматлар да бары тик банкның рәсми номеры буенча гына гамәлгә ашырыла.
    Алдакчылар сезгә, картагыз блокировкаланган, дип пин-кодны әйтүегезне сорарга мөмкин. Шуны исегездән чыгармагыз, карта түбәндәге очракларда гына блокировкаланырга мөмкин: пин-кодны өч тапкыр дөрес җыймаганда, алдакчылар тарафыннан гамәлләр кылынуга шик туганда яки картаның хезмәт итү срогы гамәлдән чыкканда банк үзе ябып куя ала. Картаның блокировкасын карта хуҗасының банкка мөрәҗәгать итүе белән генә салдырып була!
    Картадан аз күләмдәге сумма юкка чыкканда кайчакта кешеләр бу турыда полициягә хәбәр итәргә ашыкмыйлар һәм ялгышалар. Әлеге гамәлләре белән алар алдакчыларга «яшел юл» ачалар! Менә шуның өчен, акчагыз югала икән - полициягә гариза язарга ашыгыгыз, судка үзегезнең дәгъва таләпләрегезне белдерегез -счет ачканда килешү буенча банк сезнең акчагызны саклауны үз өстенә ала. Татарстанда социаль алдакчылар да чәчәк ата - алар социаль хезмәткәрләр, пенсия фонды хезмәткәрләре, сантехниклар булып гражданнарның өйләренә керәләр, китаплар, косметика, көнкүреш техникасы сатучылар булып йөрүче турында сөйләп торасы да юк.
    Чит-ят, таныш түгел кешеләрне һич кенә дә өйгә кертергә ярамый. Кергән очракта аларның, су бирегез әле, счетчик мәгълүматларын язып бирегез, ташлама ясау өчен пенсия таныклыгыгызны күрсәтегез, дигән сылтауларын кире кагыгыз, сез бу эшләрне башкарганда, алар өегездән кыйммәтле әйберләрне урлап чыгарга мөмкин.
    Үзегез дә уяу булыгыз, өлкән яшьтәге туган-тумачаларыгызны да кисәтеп куегыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: