Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Халык участковые вәкиле» өчен

    Россия халкы интернет-тавыш бирү юлы белән иң яхшы участок вәкилен сайлаячак. Быел "Халык участковые" бәйгесе алтынчы тапкыр үтә. Ярышның беренче ике этабы төбәк дәрәҗәсендә оештырыла. 11 сентябрьдән Татарстанда "Халык участковые" бәйгесенең төбәк этабы старт ала. Ул 11ннән 20 сентябрьгә кадәр үтә. Беренче этапта Татарстанның барлык шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында хезмәт...

    Россия халкы интернет-тавыш бирү юлы белән иң яхшы участок вәкилен сайлаячак.

    Быел "Халык участковые" бәйгесе алтынчы тапкыр үтә. Ярышның беренче ике этабы төбәк дәрәҗәсендә оештырыла.

    11 сентябрьдән Татарстанда "Халык участковые" бәйгесенең төбәк этабы старт ала. Ул 11ннән 20 сентябрьгә кадәр үтә. Беренче этапта Татарстанның барлык шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында хезмәт алып барган полициянең участок уполномоченныйлары катнашачак. Октябрьнең 7сенннән 16сына кадәр барган бәйгенең икенче этабында - татарстанлылар Татарстан буенча иң яхшы полициянең участок вәкилен сайлаячак. Шуннан соң төбәк җиңүчеләренең анкеталары Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы сайтына урнаштырылачак, анда илнең һәр кешесе, участковыйлар турындагы материалларны өйрәнеп, үзенең фикере буенча иң яхшы дип табылган участок вәкиле өчен тавыш бирә алачак. Бәйгенең йомгаклау этабы федераль дәрәҗәдә - 1ннән 10 ноябрьгә кадәр уза.

    Аксубай районы бәйгегә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең административ участокларының берсенә хезмәт күрсәткән полициянең өлкән участок вәкиле 34 яшьлек Айдар Нуруллинны тәкъдим итә. Эчке эшләр органнарында ундүрт ел хезмәт иткән чорда участок майоры Нуруллин бөтен районга танылды. Ул Нуруллиннарның милиция династиясе дәвамчысы (аның әтисе дә озак еллар эчке эшләр органнарында эшләде).

    - Айдар Нуруллин - үз эшенең остасы, коллективта да, халык арасында да ихтирам казанды, - дип сөйли участковый турында Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев. - Район үзәгенең иң зур административ участогы аңа беркетелгән. Ул аралашучан, ярдәмчел, шуның өстенә аңа төгәллек һәм гаделлек сыйфатлары да хас. Ул полициянең участок уполномоченныйлары хезмәтен дә, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеген дә, Татарстанны да, Россияне дә тәкъдим итүгә лаек.

    Полиция майоры Нуруллин хезмәт эшчәнлеге елларында гражданнарның чиксез рәхмәтен яулады, "Полициянең иң яхшы участок вәкиле" күкрәк билгесе, III дәрәҗә "Хезмәттә аерылып торган өчен" медале белән бүләкләнгән. Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетының юридик факультетын читтән торып тәмамлаган. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: