Аксубаево
  • Рус Тат
  • ХАЛЫК ХӨКҮМӘТКӘ БУЛГАН ЫШАНЫЧНЫ РАСЛАДЫ

    Аксубай районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау югары дәрәҗәдә үтте. Сайлауларда катнашкан кешеләрнең 98,62 проценты тавышларын - "Бердәм Россия", 0,16 проценты - "Гадел Россия", 0,05 проценты - ЛДПР, 0,7 проценты РФ Коммунистлар партиясе, 0,06 проценты - "Ватан" партиясе, 0,10 проценты "Россия коммунистлары" Коммунистлар партиясе өчен тавыш биргән. Татарстан...

    Аксубай районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау югары дәрәҗәдә үтте.


    Сайлауларда катнашкан кешеләрнең 98,62 проценты тавышларын - "Бердәм Россия", 0,16 проценты - "Гадел Россия", 0,05 проценты - ЛДПР, 0,7 проценты РФ Коммунистлар партиясе, 0,06 проценты - "Ватан" партиясе, 0,10 проценты "Россия коммунистлары" Коммунистлар партиясе өчен тавыш биргән.

    Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында басылган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советына 100 депутат сайланган: 50 се - республика сайлау округы буенча (шуның 47 се «Бердәм Россия» ВПП ТРО дан һәм 3 се - КПРФ ПП ТРО дан) һәм 50 се бермандатлы сайлау округларыннан (шул исәптән 36 сын - «Бердәм Россия» ВПП ТРО, берсен ЛДПР ППТРО тәкъдим иткән, 13 се үзен-үзе күрсәткән).

    Бердәмроссиялеләрнең җиңүе билгеле дәрәҗәдә татарстанлыларның сайлауларда "Бердәм Россия" исемлеген җитәкләгән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм аның бердәм командасына ышаныч белдерү һәм ихтирам күрсәтү билгесе.

    Барыннан да элек, соңгы елларда республикада күзәтелгән үзгәртеп корулар бәрабәренә. Татарстанда кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән 27 республика социаль программасы эшли, алар, әлбәттә инде, безнең районны да читләтеп үтмәде. Искә алып үтәргә кирәк, "Бердәм Россия" эгидасы астында безнең районда гына да спорт комплексы төзелде, мәктәпләр, фельдшерлык пунктлары, ветераннарга өйләр, күпфункцияле мәдәни үзәкләр, спорт мәйданчыклары, юллар, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, бассейн төзелә, күпфатирлы йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары капиталь ремонтлана.

    Тотрыклы социаль-икътисади үсеш, республика ирешкән уңышлар, ил башлыгы Владимир Путинның Татарстанның элеккеге һәм хәзерге җитәкчелеге эшенә позитив бәя бирүе - боларның барысы да халыкта республика җитәкчелегенә карата ныклы ышаныч һәм хуплау тудыра.Үткәрелгән һәр сайлау татарстанлылар өчен туры мәгънәдә Татарстанда барган гадел курсны яклау алымы булып тора.

    Безнең хәбәрчебез сайлауларда катнашкан район кешеләре белән аралашып, кем өчен тавыш бирүләре белән кызыксынды.

    Район ветераннар Советы рәисе Евгений Копанев:

    -Украинада барган вакыйгалар бөтен илне кайгыга салды. Анда бер гаепсез кешеләр һәлак була, ә бит алар Украинаны үзләренең Ватаннары дип санадылар. Мондый хәлләрне күрергә Ходай насыйп итмәсен. Безнең республикада, районда төрле милләт халкы бердәм булып дус, тату яши. Мин тотрыклылык өчен, Татарстанда киләчәктә дә бүгенге Президент Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасының сәясәте саклансын өчен, милләтара тынычлык, бердәмлек өчен тавыш бирдем. "Бердәм Россия" партиясен һәм үзен-үзе күрсәткән кандидат Шамил Яһудинны сайладым. Районда бүгенге көндә сугышта катнашучылар торак белән тәэмин ителгән, пенсионерлар пенсияләрен вакытында алалар. Без "Нежность" ЦСОНда сәламәтлегебезне ныгытабыз, үзәк хастаханәдә ветераннар һәм сугышта катнашучылар өчен аерым палата билгеләнгән, хәтта спорткомплекста да безнең өчен махсус төркем эшли. Сугышта катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарылды, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәткә бара.

    Диана Камалетдинова, 24 яшь, яшь әни:

    -"Бердәм Россия" өчен тавыш бирүемне яшермим. Без яшь гаилә, бер яшьлек улыбыз бар. Хәзерге хөкүмәт һәм идарә итүче партия алып барган сәясәт нигезендә яшь гаиләләр һәм балаларга ярдәм сизелә. Яшь гаилә буларак ипотека алырга һәм киләчәктә гаилә капиталыннан файдаланырга уйлыйбыз. Республика җитәкчелегенә тулысынча ышанам.

    Станислав Зайцев, Иске Ильдеряк урта мәктәбе директоры, "Аксубай районының Рус җәмгыяте" җәмәгать оешмасы рәисе.

    -Гаилә башлыгы һәм ике бала әтисе буларак, мин Татарстандагы тотрыклылык, имин һәм тыныч тормыш өчен тавыш бирдем. Мәктәп директоры буларак - белем бирү оешмаларына күрсәтелүче зур ярдәм өчен, быел, мәсәлән, безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Җәмәгать оешмасы җитәкчесе буларак - республикадагы милләтара татулык өчен. Минем өчен бу өч позиция дә бик әһәмиятле. Хөкүмәт һәм Президент алып барган сәясәт - "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирдем, мин үзем дә ун елга якын әлеге партия әгъзасы булып торам.

    Рәис Бикушев, Иске Ибрай мәктәбенең физкультура укытучысы, район спорт мәктәбе тренеры:

    -Соңгы елларда районда һәм республикада спортка зур игътибар бирелә. "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән районда спорткомплекс төзелде, ачык спорт мәйданчыклары булдырылды, Универсиада алдыннан Казанда бик күп спорт объектлары барлыкка килде. Минем укучыларыма спортның барлык төрләре белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар. Әлегә алар яшьләре җитмәү сәбәпле, тавыш бирә алмыйлар. Районда спорт үсеше, укучыларның бүгенге кебек спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләре дә булсын, алар төрле ярышларда катнашып, районга җиңү яулап кайтсыннар өчен тавыш бирдем. Хакимиятнең спорт юнәлешендәге барлык өметләре аклансын өчен сайладым. Мин спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, «Бердәм Россия», спорт яратучы Россия яклы.

    Ни генә әйтсәң дә, Татарстанда кешеләр хакимияткә, аның чыннан да кешеләр турында кайгыртуына ышана. Бу "Бердәм Россия" партиясе Татарстанда үткәргән Халык җыеннарында да ачык күренде. Кешеләр әлеге җыеннарга авылларын үстерү буенча конкрет тәкъдимнәр белән бардылар. Әлеге тәкъдимнәр партиянең эш программасы нигезен тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: