Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гәзиткә язылган өчен "ТАТМЕДИА" Аҗ дән приз

    "Гәзиткә язылган өчен телевизор!" традицион акция кысаларында 2017 елның I ярты еллыгы өчен гәзиткә язылучылар арасында призлар уйнатылды. Призлар уйнатуда катнашыр өчен республика медиахолдингының кимендә өч басмасына язылу һәм квитанцияләрне "ТАТМЕДИА"гә җибәрү шарт булып торды. Түбән Татар Майнасы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фәнүзә Гафиятуллинага кызыксындыру призына ия булу бәхете...

    "Гәзиткә язылган өчен телевизор!" традицион акция кысаларында 2017 елның I ярты еллыгы өчен гәзиткә язылучылар арасында призлар уйнатылды.

    Призлар уйнатуда катнашыр өчен республика медиахолдингының кимендә өч басмасына язылу һәм квитанцияләрне "ТАТМЕДИА"гә җибәрү шарт булып торды.

    Түбән Татар Майнасы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фәнүзә Гафиятуллинага кызыксындыру призына ия булу бәхете елмайды.

    - "Гәзиткә язылган өчен телевизор!" бәйгесендә икенче тапкыр катнаштым. Бу минем өчен көтелмәгән вакыйга. "ТАТМЕДИА" АҖнең гәзит-журналларын ун елдан артык алдырам. Басмалардан республика, район яңалыклары, коллегаларымның тәҗрибәләре белән танышам (20 елдан артык укытучы булып эшли) ...

    Шулай да алар арасында район гәзите иң яратканы булып кала, чөнки мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза идем, ә алар аның битләрендә басылып чыкты, - дип бүлеште мөгаллим.

    Очрашу мәктәптә үтте. Җиңүчегә бүләкне "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзитенең җитәкче-баш мөхәррире Айдар Моратшин тапшырды. Медиахолдингтан бүләк тапшырып, ул мөгаллимгә безнең басмага тугры булып калганы өчен рәхмәт әйтте.

    - Безнең филиал призлар уйнату белән бәйгеләрне даими үткәреп тора. Укытучыларны һәм укучыларны "ТАТМЕДИА" басмаларына язылып, бәйгеләрдә катнашырга чакырам, - дип мөрәҗәгать итте мәктәп коллективына һәм укучыларга Айдар Моратшин. - Күптән түгел безнең aksubayevo.ru сайтында "Мәктәп планетасы" сәхифәсе ачылды - безгә үзегезнең хәбәрләрегезне, яңалыкларны, мәкаләләрегезне юллагыз - киләчәктә безнең хәбәрчеләребезгә лаеклы алмаш булыр өчен гәзит белән хезмәттәшлек итегез.

    Гәзит укучылар медиахолдингтан кызыксындыру призын икенче тапкыр алалар инде. Узган ярты еллыкта Яңа Үзи авылыннан укытучы Люция Алембикова фотоаппарат отты һәм, Аксубай районыннан "ТАТМЕДИА" басмаларына зур булмаган суммага (1900 сумнан күбрәккә) подписка рәсмиләштергәне өчен аңа кызыксындыру призы - савыт-саба җыелмасы тапшырылды.

    Искә төшерәбез, 2017 елның II ярты еллыгына "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына язылу кампаниясе старт алды. Сез "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" гәзитләренә почтада һәм хат ташучылар аша языла аласыз. Басмаларга подписка рәсмиләштереп, сезнең призлар отуга өметегез арта. Үткән ел "IPAD" төп приз булса, быел исә - телевизор!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: