Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гуляев скверы булдырылачак

    Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студентлары "Ямьле Ил" республика проекты кысаларында аксубайлыларга бистәне төзекләндерү буенча проект эскизын бүләк иттеләр. Тәкъдир итү чарасына Аксубайның киләчәге проекты белән танышып кына калмыйча, бистәдәге җәмәгать урыннары системасын үстерү концепциясенә карата фикерләрен һәм теләкләрен дә белдерү өчен Мәдәният йортына район җитәкчеләре, җәмәгать оешмасы вәкилләре,...

    Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студентлары "Ямьле Ил" республика проекты кысаларында аксубайлыларга бистәне төзекләндерү буенча проект эскизын бүләк иттеләр.

    Тәкъдир итү чарасына Аксубайның киләчәге проекты белән танышып кына калмыйча, бистәдәге җәмәгать урыннары системасын үстерү концепциясенә карата фикерләрен һәм теләкләрен дә белдерү өчен Мәдәният йортына район җитәкчеләре, җәмәгать оешмасы вәкилләре, бистә кешеләре җыелды.

    Очрашуны оештыручылар - Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты, муниципаль район хакимияте.

    "Ямьле Ил" проекты кысаларында Аксубай хакимияте һәм кешеләре белән беренче очрашу быелның июнь аенда булды. Халыктан сораштыру нәтиҗәсендә кергән тәкъдимнәр КДАТУ студентлары җәйге практика чорында эшләгән проект карарлары нигезенә салындылар.

    Тәкъдир итү тантанасында КДАТУның архитектура һәм дизайн Институты директоры урынбасары "Ямьле Ил" проекты җитәкчесе Карина Нәбиуллина, КДАТУның шәһәр төзелеше һәм авыл торак пунктларын планлаштыру кафедрасы аспиранты проект авторлары - университет студентлары авторлары - университет студентлары катнашты.

    Светлана Гафурова, проект тьютеры, архитектор:

    "Быелның июнь аенда территорияләр белән беренче тапкыр танышканда, без Аксубайның төп үзенчәлеген билгеләп үттек - монда кешеләр өчен ял итү урыннары булдыру. Бистәнең үзәк өлеше - бу мәйданнар, скверлар һәм җәяүлеләр йөрү урамнары. Шуңа да проектыбызның төп максаты җәмгыяви аралыкның бердәм системасын булдыру, шәһәр мөһитенең булган һәм проектта каралган элементларын берләштерү иде".

    Проект эскизлары кысаларында "Ямьле Ил» командасы аксубайлыларга Ленин урамында җәяүлеләр тротуары, аңа якын булган Мазилин, Советлар урамында җәмгыяви аралыкларының бердәм системасын булдыру, шулай ук елга буйларындагы буш урыннардан файдалану тәкъдим ителде. Ленин урамында велисопед юлы төзү, Советлар урамында Александр Гуляев исемендәге скверны төзекләндерү (прокуратура янындагы мәктәп бакчасы урынында), Золин урамыннан аска таба яр буе комплексы төзү планлаштырыла.

    Аксубайлылар проектны җентекләп тикшерделәр, дөрес, чараны оештыручылар моңа әзер иделәр. Аксубайда яшәүче Лилия Лукина проект эшләүчеләргә урамнарда бәдрәфләр куярга кирәклекне әйтте, районның баш урманчысы Рөстәм Гатин исә, проектны "Яшелеклләндерергә" чакырды. Кайберәүләр уен мәйданчыгын Сабантуй ягынарак күчерергә һәм Сөлчә урамы борылышында урнаштырырга, икенчеләре үзәк мәйдандагы сәхнәгә карата фикерләрен белдерделәр, Гуляев исемендәге скверның тирәсен койма белән әйләндерү һәм төнгегә аны бикләү хакында әйтүчеләр дә булды.

    Карина Нәбиуллина, КДАТУның архитектура һәм дизайн институты директоры урынбасары:

    - Халыкның фикерен белү безнең өчен аеруча мөһим, чөнки шәһәр мохитен проектлаганда билгеле территориядә яшәүчеләрнең киңәшән алу даирә һәм бизнес, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге булачак белгечләр арасындагы сөйләшү өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

    Проет төзүчеләр аксубайлыларның барлык теләкләрен язып алдылар һәм аларны исәпкә алырга вәгъдә бирделәр. Яшь архитекторлар төркеме һәм аларның укытучылары проектны төзеделәр, ә менә аны тормышка ашыру муниципаль берәмлекнең нинди күләмдә капитал салым бүлеп бирүенә бәйле. Сүз уңаеннан, Аксубайның төп мәйданын төзекләндерү проектын да КДАТУның булачак архитекторлары төзеде.

    Аксубайлылар белән очрашканнан соң, вак-төякләрне үзгәртү һәм эскизларга өстәмәләр кертү максаты белән, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Исләмов белән бергә тагын бер тапкыр район үзәген карап чыктылар.

    - Студентлар ясаган эскизлар миңа бик ошады, бу хакта мин "Ямьле Ил" проектында катнашучыларга һәм КДАТУ ректоры Рәшит Низамока телефон аша белдердем. - Аксубайны төзекләндерү проектына күп нәрсә нигез итеп алыначак, - дип сөйләде безнең хәбәрчебезгә район башлыгы. - Аны тормышка ашыру өчен якынча 200 миллион сум акча кирәк булачак. Проектны берничә ел дәвамында республика һәм район бюджеты средстволарын, иганәчеләрне җәлеп итеп чынга ашырырга ниятлибез. Сүз уңаеннан, "Ямьле Ил" проекты ярдәмендә Аксубай территориясен төзекләндерүнең эскиз проектларын эшләгәндә бюджет средстволары ягада калды.

    "Ямьле Ил" республика проекты Татарстан буйлап атлый. Аны оештыручыларның максаты - Татарстан шәһәрләре һәм авылларын тагын да матуррак итү. Аксубайга килер алдыннан яшь архитекторлар һәм аларның җитәкчеләре Тәтеш районы хакимияте вәкилләре белән очрашып, торак һәм рекреацион зоналарны төзекләндерүнең 11 эскиз проектын тәкъдим иткәннәр. Проект кысаларында республиканың төрле муниципаль берәмлекләрендә тагын шундый 10 очрашу оештыру планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: