Аксубаево
  • Рус Тат
  • Газетаны – арзанракка

    Кичә "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" район гәзитләренә язылу ункөнлеге старт алды. Бары тик 23 нче октябрьгә кадәр генә почта бүлекләрендә безнең басмаларга арзанрак - язылу кампаниясенең гади көннәрендә 600 сум урынына 525 сум 72 тиенгә язылып була. - Авыл кешеләре льготалы язылу вакытын көтеп алалар, чөнки бездә күбесенчә...

    Кичә "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" район гәзитләренә язылу ункөнлеге старт алды.

    Бары тик 23 нче октябрьгә кадәр генә почта бүлекләрендә безнең басмаларга арзанрак - язылу кампаниясенең гади көннәрендә 600 сум урынына 525 сум 72 тиенгә язылып була.

    - Авыл кешеләре льготалы язылу вакытын көтеп алалар, чөнки бездә күбесенчә пенсионерлар һәм бюджет өлкәсендә эшләүче кешеләр яши, - дип сөйли Иске Кармәт авылы почта бүлеге җитәкчесе Лилия Михайлова. - Район гәзитенә язылу бәясе үткән ел белән чагыштырганда 54 сумга арзанаюы сизелә, язылу ункөнлегендә ул тагын да түбәнрәк булачак.

    Искекармәтлеләр - актив язылучылар. Авыл территориясендә 160 йорт, район гәзите дә һәр икенче йортка килә.

    - Район гәзитен яздырабыз, укыйбыз, хәзер лаеклы ялда һәм районның ничек яшәве белән кызыксынабыз, - дип сөйли пенсионер әби Наилә Сабирова, элек - авыл фельдшеры. - Ә почта хезмәткәрен без хөрмәтлибез - башкаручан, җаваплы, ачык йөзле ул. Һәрвакыт яңалыклар турында хәбәр итеп тора, шул исәптән льготалы язылу турында да.

    Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мосабиков сүзләренә караганда, Лилия өч ел авылда почта бүлеге хезмәткәре һәм шул ук вакытта җитәкче булып эшли, аннан алда ул банк бүлегендә эшләде, үзен яхшы хезмәткәр итеп күрсәтте. Шуңа күрә халык та аны хөрмәт итә. Ул башкаручан, җавапчыл, басмаларны халыкка вакытында тапшыра. Эш урынында да - һәрвакыт халык күп һәм һәр килгән кеше белән ул уртак тел таба, ачык йөзле һәм әдәпле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: