Аксубаево
  • Рус Тат
  • Газета: кичә һәм бүген

    Урамда һава торышының нинди булуына карамастан, бу безнең коллектив өчен иң якты, кояшлы, шатлыклы көн, чөнки бүген газетаны чыгару өстендә эшләүче 14 кешедән торган бердәм, дус коллектив, юбилейны билгеләп үтә. Безнең район газетасының юбилее! Бүген безгә 85 ел! Тарих битләреннән: Район газетасының беренче саны 1930 елның 30 октябрендә басылып чыга....

    Урамда һава торышының нинди булуына карамастан, бу безнең коллектив өчен иң якты, кояшлы, шатлыклы көн, чөнки бүген газетаны чыгару өстендә эшләүче 14 кешедән торган бердәм, дус коллектив, юбилейны билгеләп үтә.
    Безнең район газетасының юбилее! Бүген безгә 85 ел!



    Тарих битләреннән:
    Район газетасының беренче саны 1930 елның 30 октябрендә басылып чыга.


    1936 елга кадәр ул «Колхоз газетасы» дип аталган, чуаш телендә басылып чыккан. Шул ук елны, чуаш телендә басылган ике газетаны (икенчесе Чүпрәле районында чыккан) берләштереп, бер республика газетасы оеша. Район газетасы хәтта сугыш елларында да чыга.


    Төрле елларда Скворцов, Семенов, Капитонов, Сульчаков, Яковлев, Петров, Емельянов, Портнов, Перепелица, Кочеткова, Докукин, Петряев, Сәлим Гыйляҗев, Юрий Михайлов, Александр Заварихин, Роза Хәбибуллина, Фәхретдин Шәязданов мөхәррир булып эшлиләр. Төрле елларда газета чыгаруда хезмәт куйган кешеләрне мактап телгә аласы килә. Болар - Ольга Атряскина, Валентина Филиппова, Гайшә Минхәерова, Николай Муравьев, Ирина Крюкова, Тәскирә Айсамова, Галина Бобкова, Геннадий Бобков, Вячеслав Елдашов, Григорий Тяманов, Виталий Елтов, Евгений Крайнов, Александр Соснов, Асия Сабирова, Галина Михайлова, Разыя Мостафина, Юлия Громова, Александра Кулькова, Зоя Саврукова,Зоя Крайнова, Ольга Маланчева, Татьяна Андриянова, Антонина Коврякова, Ирина Яковлева, Хамидә Билалова, Сергей Пахомов, Надежда Новичкова, Гөлсинә Мәхмүтова, Радик Шәязданов, Дилия һәм Сирень Шәяздановалар.


    Барысын да атап искә алыйк
    Газета тарихы турында сөйләп, иҗат көче ташып торган чорда вакытсыз арабыздан киткәннәрне искә алмый мөмкин түгел. Аларның һәркайсы безнең остазыбыз булды, грамоталы, талантлы журналистлар буларак алар бөтен район халкына таныш иде. Болар Сергей Кузьмин, Александр Трофимов, Евгений Крайнов. Газета алар өчен тормыш мәгънәсе булып торды, алар газета өчен сәламәтлекләрен дә бирделәр хәтта. Мөхәррир булып эшләгән Роза Хәбибуллинаның арабыздан китүенә -15, Фәхретдин Шәяздановка өч ел. Газета укучылар хәзер дә аларның үткен каләмен хәтерлиләр. Алар турындагы якты истәлек күпсанлы коллегалары һәм газета укучылар күңелендә мәңге сакланыр.


    Каләм осталары
    Газета рус телендә чыга һәм татар телендә - "Авыл таңнары", чуаш телендә "Ял пурнасе" газеталары буларак тәрҗемә ителә. Бүгенге көндә редакция "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы булып тора.


    Аны өч елдан бирле ун еллык хезмәт тәҗрибәсе булган журналист, директор-баш мөхәррир Айдар Моратшин җитәкли. Коллективта ул 13 елдан артык хезмәт куя. Аның оештыра белү осталыгы һәм коллективны теләсә нинди эшкә күндерә белү сәләте аркасында, басманың имиджы даими үсә, aksubayevo.ru сайтында газетаның электрон төре киң тарала, коллективта эш шартлары булдырыла, уңайлы мохит хөкем сөрә.


    Газетаны чыгаруда төп йөк, эш көннәрендә генә түгел, шулай ук ялларда да күп вакытларын фотоаппарат асып һәм кулларына блокнот тотып, бөтен җирдә, кем әйтмешли, кырда да, футболда да булырга тырышкан иҗади хезмәткәрләр җилкәсенә төшә. Баш мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркәтип Людмила Жаренованың хезмәт стажы егерме елдан артык, журналист Зинаида Леонтьева утыз биш елдан артык хезмәт куя, хәбәрче дә, шул ук вакытта сайтны да "алып барган" Ольга Макарова ун елдан артык эшли. Даими газета укучылар аларны мәкаләләрнең ничек бәян ителү алымы буенча да танып беләләр, чөнки һәр каләм остасының үз стиле.


    Быел без 30 елдан артык гомерен газетага багышлаган үткен каләм иясе Николай Муравьевны лаеклы ялга озаттык.


    Газетаны биткә салучы Юрий Мишинның коллективка килүенә - унбер, корректор Елена Атряскинаның (14 ел чуаш газетасында эшләде) унбиш ел.


    Һәрвакыт бергә
    Безнең газета рус телендә чыга һәм татар, чуаш телләренә тәрҗемә ителә. Татар телендә басылучы "Авыл таңнары" газетсына - мөхәррир урынбасары Рәзимә Мәрдиева, "Ял пурнасе" газетасына мөхәррир урынбасары Татьяна Тимкина җитәкчелек итә. Алар коллективта егерме һәм утыз елдан артык хезмәт куялар. Гүзәл Мингатина бай тәҗрибәле тәрҗемәче, ике елдан артык кына эшләвенә карамастан Лидия Чернова да сынатырга теләми. "Авыл таңнары" газетасын - Розалия Хәйруллина (әйтергә кирәк, ул 1985 елда эшкә килә, башта 2 ел типографиядә эшли), "Ял пурнасе" газетасын 14 еллык хезмәт стажы булган Любовь Маланчева биткә сала.


    Исәп-хисап эшләрендә тәртип сорала
    Редакция бухгалтериясе мәкаләләр язу белән түгел, ә саннар белән эш итсә дә, шулай ук коллектив тормышы белән яши. Төгәлрәк әйткәндә, коллектив өчен эшли. Бухгалтер Лиана Становова (ул җиде елдан бирле безнең сафта) һәм реклама буенча белгеч Резидә Хөснуллина (хезмәт стажы 11 ел) реклама бирүчеләрне җәлеп итеп, ничек акча эшләргә кирәклеген дә, булган акчаны ничек тотасын да яхшы беләләр һәм һәр хисап чоры азагында барлык саннар да тәңгәл килсен, ә коллектив хезмәт хакын вакытында алсын өчен бөтен көчләрен куялар.


    Коллективта очраклы кешеләр озак тоткарланмыйлар. Менә шуның өчен коллектив яшь булса да, тәҗрибәле һәм без, бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып эшлибез. Туган көнең белән, яраткан газетабыз! Без синең белән горурланабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: