Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гаилә парларын хөрмәтлиләр

    Бүген районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чаралар үтә. "Гаилә альбомы" акциясе белән иң күләмле чара район Мәдәният йортында сәгать 10:00да башлана. 10:30 сәгатьтә бәйрәмгә чакырылган гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар күркәм йола буенча Тормыш агачына тасмалар бәйләячәк. Сәгать 11дә чараларның иң тантаналысы башланачак. Гаиләләрне район башлыгы Камил Гилманов...

    Бүген районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чаралар үтә.

    "Гаилә альбомы" акциясе белән иң күләмле чара район Мәдәният йортында сәгать 10:00да башлана.
    10:30 сәгатьтә бәйрәмгә чакырылган гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар күркәм йола буенча Тормыш агачына тасмалар бәйләячәк. Сәгать 11дә чараларның иң тантаналысы башланачак. Гаиләләрне район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләячәк, бер гаилә пары "Мәһәббәт һәм тугрылык" өчен медаленә ия булачак. Шулай ук ана капиталы сертификатлары да тапшырылачак. Тантана юбиляр парлар хөрмәтенә оештырылган концерт программасы белән дәвам итәчәк һәм гаиләләрнең вальс бию белән тәмамланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: