Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әфәрин, көрәшчеләр!

Безнең районны тәкъдим итүче спортчылар Буада узган билбау көрәше буенча ТР беренчелеге ярышларында 1998 елда туган егетләр һәм кызлар арасында чын батырлык сыйфатларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, ДЮСШ тренеры Александр Скворцов кулы астында шөгыльләнүчеләр ике призлы урынны яуладылар. Рәзилә Хәмитова (3 нче мәктәп) үзенең яшь төркемендә барлык көндәшләре алдында да үзен оста...

Безнең районны тәкъдим итүче спортчылар Буада узган билбау көрәше буенча ТР беренчелеге ярышларында 1998 елда туган егетләр һәм кызлар арасында чын батырлык сыйфатларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, ДЮСШ тренеры Александр Скворцов кулы астында шөгыльләнүчеләр ике призлы урынны яуладылар. Рәзилә Хәмитова (3 нче мәктәп) үзенең яшь төркемендә барлык көндәшләре алдында да үзен оста көрәшчедәй тотты. Ильвира Салахова да (АЛ) көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмады. Әлеге ярышларда җиңүгә ирешү кызларга Казанда узачак Россия беренчелегендә катнашу мөмкинлеге бирде. Шулай ук Рузил Мингатин белән Рәзил Мирзин да (Яңа Дума мәктәбе) лаеклы чыгыш ясадылар. Чираттагы уңыш белән тәмамланган республика ярышларына бару район башлыгы Камил Гилмановның матди ярдәме белән гамәлгә ашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев