Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фәнгә багышланган гомер

    31 гыйнварда күренекле педагог, галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Ибраһим улы Абдрахмановның тууына 100 ел тулды. Кеше тормышы җәмгыятьтән аерылгысыз, әмма шул тормышны ничек узу һәр кеше өчен үзенчәлекле. Кемдер җәмгыятьне дә, үзенең яшәү мәгънәсен дә аңламый яши, кемдер үзе өчен генә яши, кемдер үзе өчен дә, җәмгыять өчен...

    31 гыйнварда күренекле педагог, галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Ибраһим улы Абдрахмановның тууына 100 ел тулды.


    Кеше тормышы җәмгыятьтән аерылгысыз, әмма шул тормышны ничек узу һәр кеше өчен үзенчәлекле. Кемдер җәмгыятьне дә, үзенең яшәү мәгънәсен дә аңламый яши, кемдер үзе өчен генә яши, кемдер үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә яшәп, тормыш-яшәештән тәм табып яшәп гомер кичерә. Бу яшәеш дигән фәлсәфи төшенчә. Шушы яшәештә ничек итеп узу кешенең үзенә һәм ул яшәгән чор, заманга бәйле.
    Һәр заман үзенең фидакарьләрен тудыра, ә бу фидакарьләр шушы заман өчен күп эшләр башкаралар, шуның белән үз яшәү чорларында абруй казаналар, киләчәк буыннар да аларның исемнәрен хәтерләрлек эз калдыралар.
    Мансур ага тормыш-яшәештә әнә шундый абруй казанган һәм үзе турында яхшылыклы тирән эз калдырган асыл шәхесләрнең берсе. Ул 1912 елның 31 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Бик яшьли әтисез кала. Әтиләре Ибраһим ага Беренче бөтендөнья сугышына китә һәм озакламый һәлак була. Ул киткәндә Мансурга әле 2 генә яшь була, шуңа күрә ул аны хәтта хәтерләми дә, ә энесе Мәсгут әтиләре киткәндә эле дөньяга да килмәгән була. 1921 ел Мансур һәм Мәсгут өчен тагын зур кайгы-югалту алып килә. Авырулар һәм тамак туйганчы ашарга булмау аларның әниләре Рабига апаны да якты дөньядан алып китә.
    Ятимлек, ачлык-ялангачлык авырлыкларын җиңәргә аларга әниләре ягыннан туган тиешле Фатыйма апа ярдәм итә. 1924-1930 елларда Мансур Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге 4 нче санлы мәктәбендә белем ала. 1930 елда 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, ТАССР мәгариф халык комиссариаты һәм ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты аны авылга "Культармеец" итеп - авыл балаларын һәм грамотасыз өлкәннәрне укыту эшенә җибәрәләр. 1930 елның августында Казаннан Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районына 5 егет килеп төшә. Аларның берсе Мансур Абдрахманов була. Беренче Май районы халык мәгарифе бүлеге Мансурны Яңа Ибрай авылы мәктәбенә (ул чорда Яңа Ибрай Беренче Май районы составында булган) укытучы итеп җибәрә. Озак та үтми ул шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.
    1930-1934 елларда Яңа Ибрайдагы тирән үзгәрешләргә Мансур Абдрахманов үзенең зур өлешен кертә, ул авылның икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышы үсешенә кагылышлы бик күп эшләрнең инициаторы һәм башлап йөрүчесе була.
    "Үсәр" колхозын төзү, авылда яңа мәктәп бинасын булдыру, башлангыч мәктәпне җидееллык мәктәп итү, мәдәни - агарту, физкультура - спорт эшләрен киң җәелдерү эшендә ул актив була.
    Тырышлык үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә. Ул елларда "Үсәр" колхозы Татарстанда беренчеләр рәтендә, мәктәп укытучылары һәм укучылары зур казанышларга ирешәләр, спортчылар район һәм республика ярышлары җиңүчеләре булалар. 1934 елда Мансур абый җитәкләгән Яңа Ибрай җидееллык мәктәбе үзенең беренче чыгарылышын бирә. Бу республика үзәгеннән еракта урнашкан авыл өчен ул чорда бик зур казаныш була.
    Казан юлламасының срогы 1 еллык кына була. Әмма Мансур авылны, аның кешеләрен шул хәтле ярата, үз чиратында яңаибрайлылар да аны үз итәләр, яраталар, аның белән, аның эшләре белән горурланалар, авылыбыз өлешенә шундый белемле, уңган, кешелекле егетнең туры килүенә чиксез шатланалар. Юллама сроклары онытыла - Мансур үзенең язмышын гомерлеккә Яңа Ибрай белән бәйли. Ул авылның өлкән укытучысы Мәхмүт ага Әдһәмовның кызы, укытучы Зәйнәп белән гаилә кора - авылның кияүе дә булып куя.
    Егетнең сәләтен, булдыклылыган райондагылар да күзәтәләр, бәялиләр һәм мәгариф бүлеге инспекторы итеп районга күчерәләр. Аннан армия хезмәте. Анда да сынатмый гына түгел, ә ул заманның алдынгылары рәтендә "Стахановчы" булып хезмәт итә.
    Белемгә омтылыш 1936 елда аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. Анда да ул иң яхшылар сафындагы студент - Сталин стипендианты. Институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, кызыл диплом иясе була.
    Тормыш шулай җайлы гына барганда сугыш афәте...
    Мансур Абдрахманов үз теләге белән фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Беренчесеннән исән-сау кайту насыйп булса да, икенчесе барышында, 1943 елның 6 июлендә Курск дугасындагы дәһшәтле бәрелешләрдә ул бик каты яралана, озак вакытлар хәрби госпитальләрдә үлем белән көрәшергә туры килә Мансурга. Врачларның зур тырышлыгы, үзенең нык ихтияр көче, тормыш-яшәешне чиксез яратуы гына аны үлем тырнагыннан алып кала. Ләкин инде ул яңадан Ватанны саклаучылар сафына әйләнеп кайта алмый, алган җәрәхәтләр шундый җыйда - бер аяк бот төбеннән ук ампутацияләнгән, икенче аягы һәм биле дә бик нык җәрәхәтләнгән. Бу көннәр турында искә алган бер язмасында Мансур абый "Врачлар мине мондый авыр җәрәхәтләрдән соң, күп тапкырлар катлаулы операцияләр кичергәндә чыдам, түземле була алуыгыз өчен сез спортка рәхмәт әйтегез" - диделәр ди. Әйе, Мансур абый гомере буена спортны яратучы һәм анаң белән даими шөгыльләнүче була.
    Күбебез язучы Борис Полевойның "Чын кеше" повестен беләдер. Повесть героеның протатибы очучы Маресьев батырлыгы, чыдамлылыгы, максатка омтылучанлыгы сокландыра. Сугыш афәте Мансур абыйны да нәкъ шундый хәлдә калдыра - протез аяк, култык таяклар...
    Рухи ныклык монда да өстен чыга. Ул чордага аның төп принцибы - «төшенкелеккә бирешмәсәкә!» була.
    1944 елдан Мансур Ибраһим улы үзенең язмышын Казан дәүләт университеты белән бәйли. Ул анда гади укытучыдан философия фәннәре докторына, тарих-филология факультеты деканыннан университетның фәнни эшләр буенча проректорына кадәр үсеш юлы үтә.
    Мансур Абдрахманов 1950-1970 елларда республикабызның тәҗрибәле, абруйлы җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Ул күп тапкырлар Казан шәһәре Бауман районы Советы, 6-7 чакырылышларда, Казан шәһәр Советы депутаты, 1963-1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм Югары Советның рәисе булып сайлана, КПССның XXIV съезды делегаты була.
    Эшенең никадәр күп һәм җаваплы булуына карамастан, ул үзенең яшьлек эзләре калган Яңа Ибрайга еш кайтты. Кайтуларында ул аерым бер кешеләрнең, аерым бер өйләрнең генә кунагы түгел, ә бөтен авыл кунагы иде. Кыска гына ялга, кунакка кайтканда да ул авыл клубында, китапханәдә, мәктәптә була, кичләрен авыл халкын җыеп көн темасына лекцияләр укый, халыкның күптөрле сорауларына җавап бирә, киңәшләрен әйтә, ярдәмен тәкъдим итә иде.
    Яңа Ибрайлылар бу күренекле шәхесне тирән хөрмәт итәләр. Аның исемен һәм эшләрен мәңгеләштерү йөзеннән 1974 елдан авыл мәктәбе аның исемен йөртә, мәктәп диварына аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Мәктәпнең "Туган як" музеенда Мансур Абдрахмановка багышланган зур бүлек бар. Анда аның тормыш юлын чагылдырган йөзләрчә тарихи материаллар урын алган.
    Агымдагы уку елы Мансур Абдрахманов елы дип игълан ителгән. Аның тууына 100 ел тулуга багышлап бик күп чаралар үткәрелә. 3 февральдә мәктәпкә республикабыз башкаласыннан юбилей тантанасына галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, Мансур аганың туганнары, укучылары киләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: