Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фермада да, кырда да мәшәкать җитәрлек

    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре "Аксубай"АФ" агрофирмасының "Луч" бүлеге базасында кичектергесез эшләр буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Әлеге бүлектә 280 савым сыеры, ике дистәдән артык бозау асрала. Шул көннәрдә генә терлекчеләр малларны җәйге лагерьларга күчерделәр. Хуҗалык белгечләре, терлекчеләр, савымчылар җәйге лагерьны малларны кабул итүгә әзерләү буенча зур эш күләме башкардылар....

    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре "Аксубай"АФ" агрофирмасының "Луч" бүлеге базасында кичектергесез эшләр буенча семинар-киңәшмә үткәрде.



    Әлеге бүлектә 280 савым сыеры, ике дистәдән артык бозау асрала. Шул көннәрдә генә терлекчеләр малларны җәйге лагерьларга күчерделәр. Хуҗалык белгечләре, терлекчеләр, савымчылар җәйге лагерьны малларны кабул итүгә әзерләү буенча зур эш күләме башкардылар. Бүгенге көндә әлеге объект өлге булып тора, дисәк тә ялгыш булмас. Монда җәйге лагерь сөтлебикәләрнең продуктлылыгын арттыруга, сәламәтлекләрен яхшыртуга ярдәм итсен өчен, барысы да уйлап эшләнгән. Семинарда катнашучыларга терлекләр белән эшләүнең ничек җайга салынуын күрсәттеләр. Ә лагерьның тышкы күренеше европадагы терлекчелек объектын хәтерләтә - бөтен җирдә дә чиста, тәртип...


    Көтүне җәйге лагерьга күчерүнең нәтиҗәсе дә шунда ук үзен сиздергән. Лагерьда үткән ике көн эчендә агрофирма буенча сөт савып алу 680 литрга арткан.


    Төп мәсьәләләрнең берсе - савым көтүен туендыру.


    Ассызыкланганча, күнегелгән бер типтагы тукландыруны саклап калып, аңа "яшел" азык та өстәү.


    -Терлекләр йөреп ашауга энергия сарыф итмәсеннәр өчен яшел азыкның ферма территориясендә булуы мөһим, - дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәлил Хәлимов. - Шулай ук кардаларда да, көтүлекләрдә дә сыерлар су белән даими тәэмин ителергә тиеш...


    Семинарда катнашучыларга шулай ук малларны кигәвен, чебен-черки тешләвенә каршы эшкәртү җайланмасын да күрсәттеләр. Маллар төркеме кардага керү белән, әлеге максатлар өчен алдан махсус эремә белән тутырылган сиптергеч эшләп китә. Шул рәвешле терлекләр тешләп җәфалаучы паразитларга каршы эшкәртелә. Эремә кыйммәт тормый, ә бит бөҗәкләрнең зарар китерүе аркасында сөтне югалту авыл хуҗалыгы предприятиесенә күпкә кыйммәткә төшәчәк. Район ветеринария хезмәте зооветбелгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләре игътибарына терлекләрне тешләүче бөҗәкләргә каршы эшкәртүнең яңа җайланмасын тәкъдим итте. Шулай ук мөгезле эре терлекләрнең аякларына профилактик ванна ясау процедурасына да тукталдылар, моны да күп чыгымнар тотмый гына башкарып була икән. Әлеге алым да терлекләрне саклап калуда мөһим фактор булып тора.


    -Бездә җитди хәл итәсе мәсьәләләр бар әле, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү буенча оештырылган семинарга йомгак ясап.


    Көн тәртибенә кертелгән икенче мәсьәлә - чәчүлекләрне тәрбияләү. Очрашуга килүчеләр көзге арыш басуына җыелдылар. Нәкъ менә шул чорда үсемлекләрдә тармаклану чоры күзәтелә. Яхшы уңыш алу өчен нәкъ менә шул вакытта үсемлекләрне яфрак аша минераль һәм биологик препаратлар белән тукландыру мөһим. Монда районның авыл хуҗалыгы формированиеләре вәкилләренә күрсәтү өчен "Рубин" сиптерү аппараты тәкъдим ителде. Россельхозцентрның Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Рәшит Гелметдинов бугенге көндә үсемлекләрне тукландыру, авыруларга һәм корткычларга каршы комплекслы көрәш алып бару өчен нинди препаратлардан файдалануның нәтиҗәле булуы турында сөйләде. Кичектергесез эшләр исәбендә шулай ук алда торган азык хәзерләү чоры, азык йортларын тәртипкә китерү мәсьәләләре дә күтәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: