Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрләр бәйрәме

    Үткән шимбәдә районның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре-Россия эшмәкәрлеге көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм Азат авылы янындагы гүзәл табигать кочагында үтте. Бу көнне эшмәкәрләрне тантана белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, икътисад мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев килде. Бәйрәмне район башлыгы...

    Үткән шимбәдә районның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре-Россия эшмәкәрлеге көнен билгеләп үттеләр.


    Бәйрәм Азат авылы янындагы гүзәл табигать кочагында үтте.
    Бу көнне эшмәкәрләрне тантана белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, икътисад мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев килде.
    Бәйрәмне район башлыгы ачты. Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрләр-халыкның актив өлеше. Алар ярдәме белән яңа эш урыннары булдырыла, бюджетта салым кертемнәре ел саен арта бара. Моннан тыш, эшмәкәрләр бизнес өлкәсенә яңалыклар кертәләр, югары техник гаилә фермалары-моңа дәлил булып тора. Камил Камалович та шулай ук эшмәкәрләргә район җитәкчелеге тарафыннан төрле яклап ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Аннан соң район башлыгы эшмәкәрлекне үстерүдә, район тормышында актив катнашкан өчен крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Марат Сафин, Ильяс Сөләйманов, Рәфис Сәгыйров, Гайфетдин Сыраевка, шулай ук шәхси эшмәкәрләр Александр Мишин, Рөстәм Җәмилов, Николай Сухарев һәм Вячеслав Яшмурзинга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
    Юныс Хәмидуллин, Рәис Галиев һәм район эшмәкәрләре советы рәисе Марс Гимадиев та шулай ук эшмәкәрләрне бәйрәм белән котладылар. Рәсми өлештән соң, мәдәният хезмәткәрләре бизнес вәкилләре өчен концерт, уеннар оештырдылар.
    Эшмәкәрләр бәйрәм көнне дә кайбер профессиональ мәсьәләләрне тикшерделәр. Камил Гилманов, барлык мәсьәләләрне дә уртага салып хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: