Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эшләнгән һәм башкарыласы эшләр

    Районда авыл жирлекләре утырышлары башланды. Советлар утырышында район житәкчесе Камил Гилманов, депутатлар, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченныйлары катнаша. Авыл җирлекләре башлыклары депутатлар корпусы һәм торак пунктлар халкы алдында 2014 елда башкарылган эшләр турында хисап тоталар һәм агымдагы елга планнар билгелиләр. Җирлекләр составына кергән авылларда 2014 ел нинди...

    Районда авыл жирлекләре утырышлары башланды.
    Советлар утырышында район житәкчесе Камил Гилманов, депутатлар, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченныйлары катнаша. Авыл җирлекләре башлыклары депутатлар корпусы һәм торак пунктлар халкы алдында 2014 елда башкарылган эшләр турында хисап тоталар һәм агымдагы елга планнар билгелиләр. Җирлекләр составына кергән авылларда 2014 ел нинди вакыйгалар белән истә калды һәм 2015 елда нинди эшләр башкару күздә тотыла соң?
    Иске Ильдеряк авыл җирлегенә Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Тарханка, Чуаш Енорускиносы, Иляшкино, Уткино, Калиновка авыллары керә.
    Монда 1 урта мәктәп, 2 башлангыч мәктәп, 5 фельдшер-акушерлык пункты, 5 клуб, 2 балалар бакчасы бар.
    Җирлектә 1505 кеше яши, шуның 667се - эшкә сәләтле, 423е - пенсия яшендә, 188 - мәктәп укучысы, 48 бала мәктәпкәчә яшьтә. 400 хуҗалык исәпләнелә.
    2014 елда башкарылган күләмле эшләр: җирлек территориясендә ачык спорт мәйданчыгы төзелгән, Иске Ильдеряк урта мәктәбенә капиталь ремонт ясалган, 900 метр озынлыкта суүткәргеч сузылган, тагын 200 метры капиталь ремонтланган, авыл зиратларында 500 метр койма алмаштырылган, мәктәп янында машиналар хәрәкәте тизлеген чикләү өчен юл билгесе куелган, урамнарны яктыртуга кагылышлы эшләр башкарылган.
    Җирлеккә хас проблемалар: Иске Ильдеряктә балалар бакчасы төзү таләп ителә (биредәге бакча 1955 елда төзелгән булган), кар чистарту өчен тәгәрмәчле трактор кирәк, Чуаш Енорускиносында урамнарны яктырту мәсьәләсе кискен тора, суэтем башнясы һәм суүткәргеч челтәрләр тузган хәлдә.
    2015 елга планнар: Чуаш Енорускиносы мәктәбендә башланган капиталь ремонтны, Иске Ильдеряктә клуб, фельдшерлык пункты, китапханә урын алачак күпфункцияле үзәк төзелешен төгәлләргә.
    Иске Кармәт авыл җирлегендә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты бар. Хәсән Туфан музее урнашкан.
    Монда 450 кеше яши, шуның 95е - хезмәткә сәләтле, 193е - пенсионерлар, 23 мәктәп укучысы, 11 бала мәктәпкәчә яшьтә. 162 хуҗалык исәпләнелә.
    2014 елда башкарылган күләмле эшләр: 500 метрлы суүткәргеч тармагын бердәм суүткәргеч системасына тоташтырганнар, өченче скважина файдалануга тапшырылган, волейбол мәйданчыгы төзелгән, чишмәләр төзекләндерелгән, авыл үзәгендәге парк койма белән әйләндереп алынган, үләт базы норматив торышка китерелгән.
    Җирлектәге проблемалар: авыл урамнарының берсе яктыртылмый.
    2015 елга планнар: парклар һәм скверлар елында авыл үзәгендә һәм административ бина каршында агачлар утыртырга, сатып алынган суэтем башнясын (резерв өчен) искесе урынына урнаштырырга, Хәсән Туфанның юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында авылны төзекләндерергә.
    Иске Савруш авыл җирлегенә Иске Савруш, Савруш, Түбән Савруш, Васильевка торак пуныктлары керә.
    Социаль билгеләнештәге объектлар: 1 төп, 1 башлангыч мәктәп, 1 балалар бакчасы, 3 мәдәният учагы, 4 фельдшер-акушерлык пункты.
    Халык саны - 1028 кеше. Шул исәптән 553 кеше хезмәткә яраклы, 166 пенсионер, 204 инвалид, 76 укучы, 19 мәктәпкәчә яшьтәге бала.
    2014 елда башкарылган күләмле эшләр: дүрт буа төзекләндерелгән, Иске Саврушта авыл кешеләре көче белән 1200 метр озынлыкта урамга вак таш түшәлгән. Иске Саврушта 35 урам яктырткыч куелган, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башкарма комитеты көче белән Чистай-Нурлат юлының 20 километрга сузылган участогы тәртиптә тотыла.
    Җирлек проблемалары: Иске Савруштагы күпергә капиталь ремонт таләп ителә, әлеге торак пунктка керү юлы да авария хәлендә, халыкны чиста су белән тәэмин итәргә, Васильевка авылында күпер кирәк, күлне тирәнәйтергә, урамнар яктыртылмый, көтүлекләр юк һ.б.
    2015 елга бурычлар: Иске Савруш авылы халкын су белән тәэмин итәргә, Иске Саврушта җәяүлеләр өчен күпер, Васильевкада күпер төзергә.
    Урмандеево авыл җирлегенә Савгач, Урмандеево, Сидул Ерыклы, Заря, Кече Акташ авыллары керә.
    Социаль билгеләнештәге объектлар: 1 урта мәктәп, 4 мәдәният учагы, 3 фельдшер-акушерлык пункты, 1 балалар бакчасы, 1 балалар бакчасы-башлангыч мәктәп комплексы.
    Халык саны 1554 кеше, шуның 266 сы мәктәп укучысы, 56 сы мәктәпкәчә яшьтәге бала, 405 хуҗалык бар.
    2014 елда башкарылган күләмле эшләр: Савгач-Урмандеево юлы төзекләндерелгән, Сидул Ерыклы авылы оешуның йөз еллыгы билгеләп үтелгән, элмә такталары яңартылган, урамнарны, чишмәләрне төзекләндерү эшләре башкарылган.
    Җирлектә хәл итәсе проблемалар: Заря поселогына кадәр нормаль юл, мәдәният учагы юк, Савгач халкы өчен көтүлек кирәк, мәктәп автобусына әйләнеп чыгу өчен каралган мәйданны даими кардан чистартып тору таләп ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: