Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эш урынында иминлек

    Координацион советның чираттагы утырышы көн кадагында киң күләмле мәсьәләләр каралды. Иң мөһимнәре арасында - район оешмаларында хезмәт шартларына махсус бәяләү үткәрү, хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслау мәсьәләсе. Роспотребнадзорның территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Андрей Тимирясов үз чыгышында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә бәйле эш турында сөйләде. Җыелучылар алдында чыгыш ясап,...

    Координацион советның чираттагы утырышы көн кадагында киң күләмле мәсьәләләр каралды.

    Иң мөһимнәре арасында - район оешмаларында хезмәт шартларына махсус бәяләү үткәрү, хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслау мәсьәләсе.

    Роспотребнадзорның территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Андрей Тимирясов үз чыгышында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә бәйле эш турында сөйләде. Җыелучылар алдында чыгыш ясап, ул әйләнә-тирә мохит торышы һәм аның халык сәламәтлегенә йогынтысына тукталды. 2016 елның башыннан Роспотребнадзор хезмәте 19 объектта чагыштырулар үткәрде, эш урыннарын тикшерде. Кайбер эш урыннарында микроклиматка, яктыртуга бәйле хилафлыклар табылган.

    - Эш урыннарында физик факторлар дәрәҗәсенең рөхсәт ителгән күләмнән артып китүенә беренче чиратта технологик процессларның камилләшмәве, технологик җиһазларның һәм инструментларның физик яктан таушалганлыгы һәм конструктив җитешсезлекләр сәбәп булып тора, - дип ассызыклады ул. - Кайбер очракларда эш урыннары тукландыргыч челтәрләргә яки башка электр җиһазларына тоташу таләпләре комплексын исәпкә алмыйча урнаштырылган, шуңа бәйле персональ электр-хисаплау машиналары булган кабинетларда электр магнитлары кырының югары дәрәҗәсе күзәтелә.

    Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2016 елның беренче яртыеллыгында һөнәри авыруның бер очрагы да теркәлмәгән.

    Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегенең контроль-күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча белгечләр тарафыннан берничә предприятиегә карата административ йогынты ясау чаралары кулланылган.

    Социаль иминиятләштерү Фондына хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслауга гариза биргән предприятиеләр турындагы мәгълүматлар белән райондагы Социаль иминиятләштерү Фонды баш белгече Миңсылу Сафина бүлеште.

    Координацион совет утырышында шулай ук Аксубай үзәк хастаханәсендә хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) үткәрү, район агрофирмаларының берсендә производствода килеп чыккан бәхетсезлек очрагын тикшерү мәсьәләләре каралды. Хезмәтне саклау буенча координацион совет алга таба производствода иминлекне тәэмин итүгә, эшләүче гражданнарның сәламәтлеген саклауга бәйле кайбер карарларны кабул итте. Атап әйткәндә, бу социаль иминиятләштерү Фондында районның барлык предприятиеләрендә дә СОУТ үткәрү турында мәгълүмат җыю; производстводагы бәхетсезлек очрагын тикшерү нәтиҗәләре буенча күчмә координацион советның агрофирмага баруын оештыру.

    Административ йогынты ясау чаралары кулланылган эш урыннарындагы хәл контрольгә алынган. Әлеге хезмәт коллективлары җитәкчеләренең чыгышлары координацион советның алдагы утырышларында тыңланылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: