Аксубаево
  • Рус Тат
  • Электрон имза таләп ителә

    "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" хезмәтеннән кулланучылар игътибарына. Хәзер исә "Шәхси кабинет"тан файдаланучылар өчен салым хәбәрләре, таләпләр һәм башка төр документларны җибәрү, почта аша кәгазь хатлар белән түгел, ә электрон төрдә гамәлгә ашырылачак. Кәгазь төрдәге документларны алу өчен 1 сентябрьгә кадәр "Шәхси кабинет" ярдәмендә көчле квалификацияле яки көчле...

    "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" хезмәтеннән кулланучылар игътибарына.

    Хәзер исә "Шәхси кабинет"тан файдаланучылар өчен салым хәбәрләре, таләпләр һәм башка төр документларны җибәрү, почта аша кәгазь хатлар белән түгел, ә электрон төрдә гамәлгә ашырылачак. Кәгазь төрдәге документларны алу өчен 1 сентябрьгә кадәр "Шәхси кабинет" ярдәмендә көчле квалификацияле яки көчле квалификацияле булмаган электрон имза юлларга кирәк. Көчле квалификацияле булмаган имзаны "Получение сертификата ключа проверки электронной подписи" сылтамасы буенча "профиль" бүлекчәсендә бушлай алып була.
    Кулланучыга электрон имзаның ике вариантыннан берсен сайлап алу мөмкинлеге тәкъдим ителә: "электрон имза ачкычы кулланучының компьютеренда саклана" яки "электрон имза ачкычы Россия ФНС базасында саклана". Ике очракта да электрон имзаны тикшерү ачкычы сертификаты "шәхси кабинет" аша документларның электрон әйләнешен гамәлгә ашыруда тулы кыйммәтле инструмент булып тора. Кулланучыга электрон имза өчен аерым пароль сорап алырга һәм аны истә калдырырга кирәк, ә ул бер ел срокка бирелә һәм күрсәтелгән вакыт гамәлдән чыкканнан соң яңадан кертүне таләп итә. Документларны кәгазь төрдә алу кирәк булганда салым органына ике ысул буенча да хәбәр юлларга мөмкин: "Профиль" бүлекчәсендә тиешле тамганы куярга яки "Салым органына мөрәҗәгать итәргә" бүлекчәсендә тиешле документны сайларга. Ике очракта да электрон имза таләп ителә. Салым органы автомат рәвештә ачыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: