Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дмитрий Туманов: «Татарстан – ул балаларга бәхет бүләк иткән бердәнбер милләт»

Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов «Созвездие»- «Йолдызлык» фестивалендә миллионлаган катнашучы хөрмәтенә диплом һәм истәлекле кубок белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Милли яшьләр иҗади элитасын булдыруга керткән шәхси өлеше өчен аңа бүләкләрне Татарстан Республикасы «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестивале генераль продюсеры  Дмитрий Туманов тапшырды. Рәсми булмаган очрашу район башлыгы Камил Гилманов кабинетында узды.  Дмитрий Александрович  Камил Гилмановка  “Йолдызлык” гамәлдә булган 19 ел дәвамында призлы урыннарны алган һәр бала сурәтләнгән яңа гына дөнья күргән «Нас миллион» китабын тапшырды.  Китап өч ел әзерләнде. Анда биш меңнән артык фотография тупланган. Аның авырлыгы тугыз ярым килограмм тәшкил итә. Әмма аның эчтәлеге күпкә саллы.  Китап битләрендә бу еллар дәвамында фестивальне уздыруда ярдәм иткән кешеләр – Татарстанның беренче һәм хәзерге Президентлары Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында язылган, тик ул тулысынча  “Йолдызлык”та туган һәм аның юлы буйлап атлаучыларга багышланган.

    Китапта Аксубай “йолдызчыклары” да сурәтләнгән, 19 ел фестиваль белән бергә атлаучы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эвелина Сруртдинова да алар арасында, ә бүген аның укучылары сәхнәдә йолдызчык булу өчен көрәшә.

    Дмитрий Туманов, унбиш ел дәвамында Татарстан буенча атлаган яшьләр фестивале тарихын искә  төшерде, ул  фестивальгә нигез салган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шаймиев, инициативаны хуплаган һәм һәр районны үзенең кайгыртуы белән колачлаган  бүгенге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов (фестивальдә танылу алган талантлар  Мәскәүдә ГИТИСта белем алуларын дәвам итәләр) ярдәме белән яши һәм чәчәк ата дип билгеләп үтте, фестивальнең зональ этапларын каршы алган  Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыкларына  рәхмәт белдерде.

    –Татарстан – ул балаларга бәхет  бүләк иткән бердәнбер милләт, – дип шәрехли  Дмитрий Туманов. – Үз вакытында Минтимер Шәймиев  бу проектны чиста, якты проект дип атаган иде.

    Камил Камал улы яшь таланларга ачылырга ярдәм иткән өчен  Дмитрий Александровичка рәхмәт белдерде.

    –19 ел – ул тулы бер чор. Шушы вакыт эчендә  фестиваль аша Аксубайның  йөзләгән баласы узды, аларның күпчелеге  фестиваль белән  бергә үсте һәм әле дә аның турында  җылы хисләр саклый, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Без талантлы балаларыбыз белән горурланабыз! Татарстан артистларының күпчелеге үзләренең иҗат юлын нәкъ менә  «Созвездие-Йолдызлык»тан башлаган. Аксубай «Созвездие-Йолдызлык»ның  зональ этабын 2015 елда каршы алды һәм 2020 елның март аенда юбилейлы XX фестивальне  уздыру хокукына ия булды. 

    Сүз уңаеннан, дүрт ел элек Дмитрий Туманов сәхнәдән  Аксубайны «Талантбай» дип атаган иде – ул вакытта район сәхнәсендә Татарстанның җиде районыннан яшь йолдызчыклар – уннарча коллектив, йөзләгән сәләтле бала көч сынашты. Юбилейлы фестиваль үзенчәлекле булырмы? Дмитрий Туманов билгеләп узганча, һичшиксез булачак, аның тематикасы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана һәм  ул тагын да якты, йолдызчыкларга бай булачак. 

    Китапка һәм районның яшь талантларының  анда үзләрен күрә алу мөмкинлегенә килгәндә – якын араларда китапның аерым данәләре   Аксубайның Балалар сәнгать мәктәбенә һәм  Мәдәният йортына тапшырылачак. Юбилейлы фестиваль йолдызчыклар турындагы китапның икенче томан да ачардыр, мөгаен.

Татарстан Республикасы «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов «Халыкны саклаган өчен» мактаулы премиясенә лаек булды. Бүләкне VIII тапшыру тантанасы 9 декабрьдә Мәскәүдә Христос Коткаручы чиркәвенең Чиркәү Соборлары залында узды. Чара ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Комиссиясе эгидасы астында узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев