Аксубаево
  • Рус Тат
  • Давыл икенче кат зыян салды

    Пәнжешәмбе көнне кич белән район өстеннән давылның икенче дулкыны узды. Көчле җил-давыл Иске Үзи, Иске Савруш, Васильевка һәм Аксубай торак пунктларына зыян китерде. Аксубай бистәсендә «Сыерчык оясы» дип аталган йортларның берсен түбәсез калдырды. Берсеннән-берсе ерак урнашкан Иске Үзи һәм Иске Савруш авылларында давылның үзәге булган. Яңа Тимошкино юлында юл билгесен...

    Пәнжешәмбе көнне кич белән район өстеннән давылның икенче дулкыны узды.


    Көчле җил-давыл Иске Үзи, Иске Савруш, Васильевка һәм Аксубай торак пунктларына зыян китерде.
    Аксубай бистәсендә «Сыерчык оясы» дип аталган йортларның берсен түбәсез калдырды.

    Берсеннән-берсе ерак урнашкан Иске Үзи һәм Иске Савруш авылларында давылның үзәге булган. Яңа Тимошкино юлында юл билгесен йолкып алган.

    Аксубай янгын часте гарнизоны мәгълү- матларына караганда, давылның үзәге яңадан Иске Үзи авылына туры килгән.

    Зур юлдан борылуга ук сындырылган агачлар, түбәсез калган йортлар, бөтен җиргә таралган шифер, калай кисәкләрен күреп, давылның ничек котырынганын күз алдына китереп була. Кешеләр табигать казасы җимереклекләрен төзәтергә керешкән инде. Күп кенә йортларның түбәсендә эш бара.


    Җил авыл артындагы тау өстеннән күтәрелгән. Авыл кырыендагы кирпеч йортта яшәүче Петрушковлар гаиләсе аеруча нык зыян күргән. Давыл йортның калай түбәсен, чорма ишеген, тәрә- зәләрен каерып ташлап, фронтонның кирпечләрен ишкән.

    Телевизор антеннасын (тарелка) урталай сындырган, бакча тулы сынган алмагач ботаклары, пыяла, кирпеч ватыклары аунап ята.
    -Түбә калаеның бер өлешен күтәреп алды да әйләндереп торгач койма өстенә күтәреп бәрде. Илле баш умарта оясының кырыгын җир өстенә аударды. Капка штанга белән бикләп куелган иде, аны көянтә кебек урталайга бөкләгән хәтта, - дип сөйли йорт хуҗасы Геннадий Петрушков.
    -Еллар буе төзелгән мөлкәтне яңадан төзүе, әлбәттә, җиңел булмас. Әмма шунысына сөенәбез, кызыбыз исән калды. Җил кузгалу белән ул теплица ишеген ябарга дип чыгып киткән иде, өй алдыннан йөгереп узып китәргә генә өлгерде, түбә җимерелеп, кирпеч, пыяла ватыклары очып төште. Ә бит алдагы көнне генә яңгыр явып үтүенә шатланып утырган идек, - дип сөйли аның тормыш иптәше Галина Андреевна.


    Икенче урамда җил рәттән өч өйнең түбәсен каерган.
    -Без урта полосада яшибез, су басу, җир тетрәү кебек афәтләр бездән ерак тора дип куанып яши идек, аномаль эсселекнең нәтиҗәләре безгә дә килеп җитте. Бөтен авыл белән төзекләндерү эшләрен башкарабыз. Күршеләр тагын да күбрәк зыян күрделәр, аларда аздан гына яңа туган баласын имезүче ана үлмичә калды, - ди өй түбәсендә эшләгән җирдән безнең белән сөйләшергә төшкән авыл кешесе Анатолий Казаков.


    Әлеге йорт янында безне хуҗа Вячеслав Ваструков каршы алды. Өйнең яртылаш түбәсе юк, мич торбасы төбе белән каерылып чыккан. Кичәге көнне тасвирлаганда Вячеслав бик нык дулкынлана.
    -Эштән кайтып кына кергән идем, җил кузгалды. Мондый гарасат булыр дип көтмәдек, яхшы гына яңгыр явып үтәр дип уйлаган идек. Килен балалар бүлмәсенә нәниен ашатырга кереп китте. Баштан җил түбәне каерып алды, аннан соң фронтон җимерелеп төшеп, кирпечләре түбә такта белән бергә нәкъ алар утырган бүлмәгә килеп төшә. Әнисе бала өстенә иелеп аны саклап калган. Кирпечләр ишекне томалап кую сәбәпле, аларны тәрәзәдән чыгардык, - дип сөйли Вячеслав. Өй алдында түшәмнән калган плитка ябыштырылган ДВП кисәкләре ята. Күк йөзе күренеп торган түбә кырыеннан агач бәпкәләр асылынып тора. Уртача 5-7 минутка сузылган давыл вакытында купкан бәпкәләр йөрәккә шом салып, җил белән чайкалып торалар. Ике атналык Глеб белән аның әнисе Марина «күлмәк белән туган» булганнардыр, бәхеткә, Ходай үзе саклап калган.


    Авылның икенче башында гарасат көчен аз гына киметсә дә, анда да кайбер өйләрне түбәсез калдырган. Безгә каршы чыккан өй хуҗасы күз яшьләренә буылып, әрнеп сөйләгәнчә, алар өй түбәсен әле күптән түгел генә яңарткан булганнар. Гарасат аларның хезмәтен кызганып тормаган, матур түбәдән бары тик кирпеч һәм агач өеме генә калдырган.
    Исегезгә төшерәбез, Иске Үзи авылы икенче кат гарасат кичерә. Якшәмбе көнне көчле давылда мәктәп түбәсе урыны-урыны белән каерылып ташланган иде.-Соңгы атнада күзәтелгән аномаль эсселек үзенең куркыныч ролен уйнады, - дип сөйли районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. - Синоптиклар хәбәр иткәнчә, эсселек сакланачак әле. Табигать казасына кеше берничек тә каршы тора алмый, әлбәттә. Әмма кайбер саклык чараларын үтәргә кирәк. Көчле җил-давыл күтәрелгәндә урамда калырга ярамый, чорма ишекләрен ябып торырга, яшен яки көчле җил булганда тәрәзә каршында басып тормаска.
    Кызганычка каршы, гарасаттан зыян күргән күп кешеләрнең мөлкәте иминиятләштерелмәгән булган. Иминият хезмәткәрләренә реклама ясыйсым килми, тик район кешеләренә бу турыда уйланырга җирлек бар. Табигать һәм техноген бәлалардан иминиятләштерелгән кешеләр һәрхәлдә күрелгән зыянның бер өлешен булса да кире кайтара алалар.
    -Кичә давыл узган җирләргә районның барлык хезмәтләре - МЧС, газ хезмәткәрләре, электриклар, элемтәчеләр чыгып китте. Хәзергесе вакытта табигать казасы китергән зыянның күпмегә төшүен бәяләү буенча комиссия эшли, - дип хәлгә комментария бирә район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: