Аксубаево
  • Рус Тат
  • Даруга ун миллион

    Район үзәк хастаханәсенең баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов аксубайлыларны бушлай дарулар алу мөмкинлегеннән баш тартмаска чакырды. Ул, социаль хезмәтләрдән, беренче чиратта бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, инсулинга бәйле, онкология, бронхиаль астма, эпилепсия һәм кыйммәтле дару препаратлары таләп ителгән башка авырулардан җәфа чиккән гражданнар...

    Район үзәк хастаханәсенең баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов аксубайлыларны бушлай дарулар алу мөмкинлегеннән баш тартмаска чакырды.

    Ул, социаль хезмәтләрдән, беренче чиратта бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, инсулинга бәйле, онкология, бронхиаль астма, эпилепсия һәм кыйммәтле дару препаратлары таләп ителгән башка авырулардан җәфа чиккән гражданнар өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте.
    Акчалата компенсация күләме тиешле дәвалану алу өчен матди чыгымнар белән бөтенләй дә тәңгәл килмәскә мөмкин.
    2015 елда даруханәләр челтәре аша 24417 рецепт буенча барлыгы 9 миллион 325 мең 777 сумлык дару препаратлары җибәрелгән. Бер рецептның бәясе 381,9 сум. 2015 ел агымында бер авыруга уртача 10769 сум 58 тиенгә 28 рецепт язылган.
    Тулы кыйммәтле һәм тиешле дәвалану ала алмау хәлнең начарлануына, хроник чирләрнең көчәюенә китерә ала.
    - Аксубайлылар соцпакетны алыргамы яки айлык акчалата түләүләр файдасына анардан баш тартыргамы икәнен, беренче чиратта үз сәламәтлекләре турында кайгыртып, аннан соң гына матди хәл турында уйлап, дөрес кабул итсеннәр иде, - ди Рөстәм Рифкат улы. - Ә бит кыйммәтле дарулар белән дәвалану таләп ителгән авыру ачыкланганда, дәүләт ел дәвамында соцпакеттан баш тарткан кешеләргә берничек тә ярдәм итә алмаячак.
    Ел йомгаклары һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш нәтиҗәләре буенча табибләр баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуыннан кешеләрнең күпләп чирләвен һәм үлеп китүен анализлаганнар. 2015 елда баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы очракларының бары тик 78 е генә теркәлгән һәм стационар дәвалану алган. Аларның 32 се (41,0 процент) даруларга льготага ия булган, ләкин бу мөмкинлекне 8 кеше генә кулланган. Димәк, 90 процент кешегә дарулар кирәк тә түгел.
    Баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуыннан 23 кеше вафат булган, аларның 11 енең льготалы дарулар алуга хокукы булган, ләкин социаль хезмәтләр җыелмасын 1 генә кеше кулланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: