Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чыршыларны сакларга

    Яңа ел алдыннан ылыслы яшь үсентеләрне законсыз кисүдән саклау өчен кайбер чаралар күреләчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре законсыз табылган ылыслы агачларны ташуга бәйле контрольне көчәйтәчәк. Һәр урманчылыкта 20 декабрьдән алып постлар оештырыла: Чабаксар участок урманчылыгында - Аксубай-Чистай автомобиль юлында, Аксубай участок урманчылыгында - Аксубай-Яңа Тимошкино автоюлында, Ибрай участок урманчылыгында - Яңа Тимошкино-Яңа...

    Яңа ел алдыннан ылыслы яшь үсентеләрне законсыз кисүдән саклау өчен кайбер чаралар күреләчәк.


    ЮХИДИ хезмәткәрләре законсыз табылган ылыслы агачларны ташуга бәйле контрольне көчәйтәчәк. Һәр урманчылыкта 20 декабрьдән алып постлар оештырыла: Чабаксар участок урманчылыгында - Аксубай-Чистай автомобиль юлында, Аксубай участок урманчылыгында - Аксубай-Яңа Тимошкино автоюлында, Ибрай участок урманчылыгында - Яңа Тимошкино-Яңа Ибрай автоюлында. Шулай ук урман сагы һәм полиция хезмәткәрләренең урманчылык территорияләрен уртак күзәтүе оештырыла. Шул датадан алып район үзәгендә яңа ел чыршыларын сату башлана.

    Фото mypostavy.by

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: