Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чын ир-егетләр бәйрәме

    Шимбә көнне районның төп сәхнәсендә Ватанны саклаучылар көне тантаналы төстә билгеләп үтелде. Район Мәдәният йортының тамаша залына ОВДның шәхси составы, хәрби комиссариат, «Форпост» яшьләр формированиесе вәкилләре, район җитәкчелеге җыелды. Сәхнә түреннән җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов, мобилизацияләү эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рәшит Гәрәев, район...

    Шимбә көнне районның төп сәхнәсендә Ватанны саклаучылар көне тантаналы төстә билгеләп үтелде.


    Район Мәдәният йортының тамаша залына ОВДның шәхси составы, хәрби комиссариат, «Форпост» яшьләр формированиесе вәкилләре, район җитәкчелеге җыелды.
    Сәхнә түреннән җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов, мобилизацияләү эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рәшит Гәрәев, район прокуроры Илдус Хәйруллин, Россия МВД ның Аксубай бүлеге начальнигы Сәлихҗан Сафин, район хәрби комиссары Анатолий Киселев һ.б. котлады. Районның ир-ат җитәкчеләрен хатын-кыз җитәкчеләр-район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина һәм җирлекара үзәк китапханә директоры Ирина Телешева котлады.
    Район башлыгы Камил Гилманов Ватанны саклаучыларны тәбрикләп, погонлы кешеләргә, сугыш ветераннарына бүгенге көндә Кораллы көчләр сафында хезмәт итүче солдатларның әниләренә рәхмәт белдерде. Шулай ук Ватанын саклап һәлак булганнарның батырлыкларын да билгеләп үтте.
    -Бүгенге көндә Ватан чикләрен саклап хезмәт иткән солдатларның әниләренә, хокук сагында торучы погонлы хезмәткәрләргә, җиңү таңын алып килгән ветераннарга рәхмәтебез чиксез!-дип белдерде ул үз чыгышында. Ул яшь буынга тәрбия бирүгә үз өлешләрен керткән Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаевка, Аксубай мәчете мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровка, хәрби комиссар Анатолий Киселевка (рәсемдә), прокуратура, янгын часте, МВД хезмәткәрләренә район хакимияте исеменнән Мактау грамоталары тапшырды. Ветераннар да район башлыгы игътибарыннан читтә калмады-Камил Гилманов сәхнә түреннән залга төшеп Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Александровна Телешевага чәчәк бәйләме тапшырды.
    Ул көнне Ватанны саклаучылар турында бик күп мактау сүзләре әйтелде. Аларга «Совет Армиясе һәм хәрби-диңгез флотының 95 еллыгына» дигән Истәлекле билге тапшыру бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеленә әверелде. Бүләкләнүчеләр арасында запастагы полковник Рәшит Гәрәев, районның хәрби комиссары Анатолий Киселев, Әфганстан сугышы ветераннары советы рәисе Владимир Крайнов, хәрби-интернационалист Ринат Миргалиев бар.
    Владимир Крайновка ул көнне тагын бер бүләк-БДБ илләре сугышчы-интернационалистлары комитеты рәисе Руслан Аушев исеменнән «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» медале тапшырылды. Аны бу Әфганстан юлларын үткән Владимир Крайновка ихтирам һәм хөрмәт алып килгән лаеклы бүләк, дип билгеләп үтеп, хәрби-интернационалистларның Идел-Кама Үзәге рәисе Юрий Петров тапшырды. «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» медале Әфганстанда, башка локаль сугышларда, элеккеге СССР чикләрендә хәрби конфликтларда катнашкан Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге гражданнарының үзенчәлекле билгесе. Аның кыйммәте дә югары, чөнки медаль чикләнгән исәптә генә чыгарылган, Россиядә аңа биш йөз кеше лаек булса, безнең районда бер Владимир Федоровичка гына тапшырылды.
    Әлеге чараның тантаналы мизгелләре районның үзешчән артистлары чыгышы белән үрелеп барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: