Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чистарту корылмаларында – тәртип

    Аксубай бистәсендә чистарту корылмаларын үзгәртеп кору эшләре төгәлләнә. Аларның эшләп чыгару күләме - тәүлегенә 170 кубометр. Алар 2000 елдан бирле эшли һәм таушалган торышта иде. Чистарткыч канализация корылмаларының канәгатьләнмәслек техник торышы, объектның тулы комплектта булмавы, куәтенең фактик күләмгә туры килмәве - боларның барысы да күз алдында иде. Ремонт эшләренең беренче...

    Аксубай бистәсендә чистарту корылмаларын үзгәртеп кору эшләре төгәлләнә.

    Аларның эшләп чыгару күләме - тәүлегенә 170 кубометр. Алар 2000 елдан бирле эшли һәм таушалган торышта иде. Чистарткыч канализация корылмаларының канәгатьләнмәслек техник торышы, объектның тулы комплектта булмавы, куәтенең фактик күләмгә туры килмәве - боларның барысы да күз алдында иде. Ремонт эшләренең беренче этабы 2014 елда үткәрелде.

    - Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергияне саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен киңәйтү фонды генераль директоры Җәүдәт Минәхмәтов Президентка республиканың кечкенә шәһәрләрендә су бүлгеч объектларны үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау буенча мөһим эшләрне үткәрү турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, - дип хәбәр итте "Аксубай ТХК МПП" ААҖ генераль директоры урынбасары Рамил Шәрапов. - Финанслауның гомуми күләме - ким дигәндә йөз миллион сум. Аксубай районында инженер челтәрләрен үзгәртеп коруга 14 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

    - Без бистәдәге барлык 250 канализация коесын тәртипкә китердек, - диде участок җитәкчесе Мансур Сәхабетдинов. - Боҗраларны, капкачларны, люкларны алмаштырдык. Барлык дүрт суырту канализациясе станцияләрендә сигез насос алыштырылды. Инженер челтәрләрен ремонтладык. Канализация суларының елгаларга агып төшүенә тулысынча киртә куелды.

    Чистарту корылмалары территорияләрендә дә зур эшләр башкарылган. Кабул итү нокталары эчендә канализация исенең булмавы да шуны белдерә. Температура режимын саклау өчен нигезле япма төзелгән, корылма төбенә кадәр үзгәртеп корылган. Пычрак суны чистарту өчен биологик актив матдә кайтарылган. Биобуа төзелгән, монда кояш нурлары тәэсирендә һәм суүсемнәр эшчәнлеге ярдәмендә пычрак суны чистарту процессы барачак.

    Административ бинага капиталь ремонт ясалган, территориясе дә ремонтланган, коймасы алыштырылган, агачлар утыртылган.

    - Ремонтка кадәр чистарту корылмалары аша үткән пычрак су санитария -гигиена күрсәткечләренә җавап бирми, корылма үзе дә таушалган хәлдә иде, - дип шәрехләде Мансур Сәхабетдинов. - Хәзер пычрак сулар сыйфаты, корылманың ышанычлы кулланылышы, территориянең экологик торышы күзгә күренеп үзгәрде, хезмәт шартлары яхшырды.

    - Барлык эшләрне дә үз көчебез белән башкардык, - дип сөйли Рамил Шәрапов. - Болар "Нурлат җылылык челтәрләре" һәм "Аксубай ТХК МПП"сы. (1 июльдән предприятиеләрне эреләндерү булды һәм Аксубай коммуналь предприятиесе Нурлат составына керде). Биобуа төзүгә подряд оешмаларын да җәлеп иттек. Киләсе елда уртаклык җайланмасы урнаштырырга планлаштырабыз. Әгәр дә хәзерге вакытта максималь йөк станциягә тәүлегенә ике тапкыр - иртә һәм кич белән туры килсә - уртаклык җайланмасы йөкне үз өстенә ала һәм канализация суларын чистарткычларга даими биреп торуны тәэмин итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: