Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чисталык – сәламәтлекнең нигезе

    Аксубай районында экологик икеайлык башланды. Районны төзекләндерү икеайлыгы май азагына кадәр дәвам итәчәк, ә апрельдә уртак шимбә өмәләре үткәрү планлаштырыла. Әмма оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары шимбә өмәсен рәсми рәвештә игълан итүне көтеп тормадылар, дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә территорияләрне бергәләп җыештыруга керештеләр. Бераз соңрак предприятиеләр һәм оешмаларга беркетелгән территорияләр чүп-чардан тулысынча чистартылачак....

    Аксубай районында экологик икеайлык башланды.


    Районны төзекләндерү икеайлыгы май азагына кадәр дәвам итәчәк, ә апрельдә уртак шимбә өмәләре үткәрү планлаштырыла. Әмма оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары шимбә өмәсен рәсми рәвештә игълан итүне көтеп тормадылар, дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә территорияләрне бергәләп җыештыруга керештеләр. Бераз соңрак предприятиеләр һәм оешмаларга беркетелгән территорияләр чүп-чардан тулысынча чистартылачак.


    Моннан тыш балалар мәйданчыкларын ремонтлау, паркларны җыештыруга һәм чәчәкләр утырту күздә тотыла. Район башкарма комитеты халыктан территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкта катнашуларын үтенә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: