Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Чабыну“ өч меңгә төшмәгәе

    Җәй уртасыннан авыл кешеләре мунча себеркесе әзерли башлый. Күпләр мунчада юынуны әлеге атрибуттан башка күз алдына да китерә алмый. Безнең якларда каен агачы аеруча да популяр. Минек белән кайнар мунчада чабынуның файдасы турында сөйләп тә торасы юк. Һәр кеше мунча себеркесен артыгы белән дә әзерләргә тырыша. Ләкин шулкадәр себеркене кайдан...

    Җәй уртасыннан авыл кешеләре мунча себеркесе әзерли башлый.

    Күпләр мунчада юынуны әлеге атрибуттан башка күз алдына да китерә алмый. Безнең якларда каен агачы аеруча да популяр. Минек белән кайнар мунчада чабынуның файдасы турында сөйләп тә торасы юк. Һәр кеше мунча себеркесен артыгы белән дә әзерләргә тырыша. Ләкин шулкадәр себеркене кайдан табарга соң? Табигать монардан зыян күрмәсме?
    - Дәүләт урман сагы хезмәткәрләре рөхсәтеннән тыш минек җыю әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала, - дип кисәтә Аксубай урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Юрий Сазонов. - Ел саен без яшь каен агачлары үскән урман участокларының сирәгәеп калу фактлары белән очрашабыз. Ул гына да түгел, юл яны саклагыч урман полосаларында яшь каен агачларын тамырдан кисү, ботакларын ботарлап бетерү очраклары да булды. Урман полосаларын үстерүгә озак еллар тырышлык куйган дәүләт урман сагы хезмәткәрләре искәртә: урман фондына китерелгән зыян өчен административ җаваплылык каралган. Законсыз рәвештә агачларны кискән һәм аларга зарар салган кешеләргә 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралган.
    Шул ук вакытта, мунча себеркесен үзеңә дә, агачларга да зыян китермичә, теләгәнчә әзерләп була. Урман территорияләрендә агачларның төп төрләре иркенләп үссен өчен икенчеләрен кисү кирәк булган урыннар бар. Бу шулай ук яшь каеннарга да кагыла. Мунча себеркесен шундый урыннарда әзерләү кулай. Моның өчен бары тик урман хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: