Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәр аша дин нигезләренә

    Соңгы елларда район мәчетләре балаларның ялын һәм аларга тәрбия бирүне оештыру өстендә актив эшли. Шулай ук үзәк мәчеттә дә Ураза гаете уңаеннан балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм чарасы оештырылган иде. Бәйрәмне Равил хәзрәт Зөфәров ачты. Ул барысын да бәйрәм белән котлады. Алып баручылар Әлфия Нурхамәтова, Розалия Хисамова, Гөлшат Низаева, Кадрия...

    Соңгы елларда район мәчетләре балаларның ялын һәм аларга тәрбия бирүне оештыру өстендә актив эшли.

    Шулай ук үзәк мәчеттә дә Ураза гаете уңаеннан балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм чарасы оештырылган иде.
    Бәйрәмне Равил хәзрәт Зөфәров ачты. Ул барысын да бәйрәм белән котлады. Алып баручылар Әлфия Нурхамәтова, Розалия Хисамова, Гөлшат Низаева, Кадрия Сафиуллина, Фәния Зартдинова, Гөлнур Жаркова, Фәридә Фәизова, Нурия Җиһангирова бәйрәмне онытылмаслык иттеләр. Балалар Коръән сүрәләрен уку, дин нигезләре бәйгеләрендә катнаштылар. Уен мәйданчыклары эшләп торды, конкурста катнашучылар бүләкләр алдылар. Шулай ук төшке аш оештырылды. Эшмәкәрләр Хатыйм Сәидов, Ильяс Сәидов пылау һәм башка ризыклар әзерләделәр. Бәйрәмнән һәр бала бүләк алып китте.
    Бәйрәмне оештыруда Рәмис Сафиуллин, Дамир Гилманов, Асия Гилманова, Фәрхат Аюпов, Ринат Саматов, Ришат Сруртдинов һәм башкалар иганә ярдәме күрсәттеләр.
    - Районда 28 мәчет бар, - ди Равил хәзрәт Зөфәров. - Барлык мәчетләрдә дә аттестация үткән имамнар эшли. Кайберләрендә мәдрәсәләр бар, анда балаларны ислам дине нигезләренә өйрәтәләр. Хәтта җәйге чорда да кайбер мәчетләрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәмнәр оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: