Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәйге тәмамланды

    Безнең газета сайтында алып барылган "Яңа ел могҗизасы" бәйгесе төгәлләнде. Әлеге бәйге беренче тапкыр үткәрелү сәбәпле газета укучылар зур активлык күрсәтмәгәннәрдер, мөгаен. Бәйгегә өч иҗади һәм өч фото-эш җибәрелгән иде. Бәйге шартлары буенча, укучылар тавыш бирү юлы белән иң яхшы эш сайлап алынды. Фото-эше белән 3 нче Аксубай урта мәктәбе...

    Безнең газета сайтында алып барылган "Яңа ел могҗизасы" бәйгесе төгәлләнде.


    Әлеге бәйге беренче тапкыр үткәрелү сәбәпле газета укучылар зур активлык күрсәтмәгәннәрдер, мөгаен. Бәйгегә өч иҗади һәм өч фото-эш җибәрелгән иде. Бәйге шартлары буенча, укучылар тавыш бирү юлы белән иң яхшы эш сайлап алынды. Фото-эше белән 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Ольга Безрукова абсолют лидер булды. Мөхәррир Айдар Моратшин алга таба да хезмәттәшлек итүен һәм бәйгеләрдә катнашуын теләп редакция коллективы исеменнән аңа истәлекле бүләк тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: