Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бурычлар үтәләчәк

Район ветераннар Советының чираттагы пленумы үтте. Анда Республика ветераннар советының алтынчы конференциясе карары һәм ТР Президенты Р.Миңнеханов биргән күрсәтмәләр турында сүз барды. Район башлыгы Камил Гилманов чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, районның халык хуҗалыгының төрле тармакларындагы казанышларына тукталды, бүгенге көндә районда эшләп килгән республика программалары турында сөйләде. Район ветераннар советы...

Район ветераннар Советының чираттагы пленумы үтте. Анда Республика ветераннар советының алтынчы конференциясе карары һәм ТР Президенты Р.Миңнеханов биргән күрсәтмәләр турында сүз барды.

Район башлыгы Камил Гилманов чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, районның халык хуҗалыгының төрле тармакларындагы казанышларына тукталды, бүгенге көндә районда эшләп килгән республика программалары турында сөйләде.
Район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев ветераннар советының отчет чорындагы эшчәнлеге турында сөйләде. Ул югарыда телгә алынган конференциядә республика җитәкчесе биргән күрсәтмәләр исемлеген ветераннар советы президиумы чаралар планына кертте һәм ветераннар активы аларны үтәүгә кереште, дип белдерде. Пленумда авыл кешеләренең тормышына, көнкүрешенә, сәламәтлеге һәм иминлегенә кагылышлы, шул исәптән өлкән буынның яшь буынга тәрбия бирүдәге бәя биреп бетергесез роле турындагы мәсьәләләр күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Евгений Копанев ветераннар Советы